+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 декабрь 2021, 17:30

Радий Хәбиров якташыбыз Урал Латыйпов белән очрашты

Бүген Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, Башкортстанда туып-үскән Урал Латыйпов белән очрашты.

Радий Хәбиров якташыбыз Урал Латыйпов белән очраштыРадий Хәбиров якташыбыз Урал Латыйпов белән очрашты
Радий Хәбиров якташыбыз Урал Латыйпов белән очрашты

Урал Латыйпов Башкорт АССРының Бакалы районы Катай авылында туган. 25 ел СССРның КГБ органнарында хезмәт итә. Төрле елларда Беларусь Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшли, аның хакимиятен җитәкли, Беларусь премьер-министры урынбасары, чит ил эшләре министры, бу илнең Иминлек советының Дәүләт секретаре була.

Җылы атмосферада узган әңгәмә вакытында Урал Латыйпов Башкортстан делегациясенең Белоруссиягә сәфәре өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда һәм Беларусьта яшәүче халыкларны уртак тарих бәйли һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр чын-чынлап тугандаш. Республика җитәкчесе Урал Латыйповны "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләде, аның Башкортстан һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүен билгеләп үтте.

"Минем өчен туган Башкортстанның бүләген алу - зур дәрәҗә. Республика делегациясенең сәфәре бик бай һәм мин сезгә башлангычларыгызда уңышлар телим. Мин ел саен республикага, туган авылым Катайга кайтам, анда минем бертуган апам Лилия яши. Сыйныфташларыбыз белән очрашканда туган телебездә җырлар башкарабыз. Миңа Бакалы районының табигате, әлбәттә, башкорт һәм татар милли ашлары ошый. Башкортстан - минем туган илем, туган ягым онытылмый гомергә", - диде Урал Латыйпов, югары дәүләт бүләге алып.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас