0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 декабрь 2021, 18:31

Яңа ел алдыннан янә түләүләр булырга мөмкин

Моның турында Русия Президенты Владимир Путин "Русия чакыра" инвестицион форумда әйтте.

Яңа ел алдыннан янә түләүләр булырга мөмкин
Яңа ел алдыннан янә түләүләр булырга мөмкин

"Русия чакыра" инвестицион форумында Президент Владимир Путин агымдагы ел ахырына русиялеләрнең кайбер категорияләренә субсидияләр бирелүе мөмкинлеген әйтте.

Форумдагы чыгышында ил Президенты тәүдә агымдагы елда гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелгән түләүләр турында искә төшерде.

"Финанс мөмкинлекләребездән чыгып, бу хакта башка карарлар да кабул итәчәкбез", - дип белдерде Владимир Путин, экспертларның фаразларын һәм Яңа ел түләүләре турындагы имеш-мимешләрне раслап.

Шулай ук Президент ярдәм чараларын потенциаль алучыларга да ишарәләде - пенсионерлар һәм балалы гаиләләр.

Әлегә түләүләрнең төгәл күләме билгеле түгел. Экспертлар билгеләп үткәнчә, түләүләр 10-15 мең сум булырга мөмкин. 5 мең сум турында да фикерләр яңгырады.

Иң мөһиме - ил бюджетында моның өчен акча бар. Быел Русия бюджеты профициты 2 триллион 140 миллиард сумга бәяләнгән. Ә экспертларның берсе исәпләве буенча, илнең барлык пенсионерларына 15 мең сум түләүгә 700 миллиард сумнан да күбрәк кирәк булмаячак.

"‎Царьград" чыганагы мәгълүматы буенча, Владимир Путин русиялеләргә түләүләр турында декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә белдерәчәк. Вакыйганың төгәл датасы инде билгеле - 23 декабрь.

#владимирпутин

Фото: gorzavod.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: