+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 декабрь 2021, 12:55

Путин Си Цзиньпин белән очрашачак

Русия Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән видеоэлемтә форматында очрашачак.

Путин Си Цзиньпин белән очрашачакПутин Си Цзиньпин белән очрашачак
Путин Си Цзиньпин белән очрашачак
Русия Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән видеоэлемтә форматында очрашачак.

Кытай Халык Республикасының чит илләр эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Хуа Чуньин хәбәрен ТАСС бастырган.
«Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 15 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин белән видеоэлемтә форматында очрашу уздырачак", - ди дипломат.
Сәясәтчеләрнең киләчәк сөйләшүләренең башка нечкәлекләре китерелми.
14 октябрьдә Владимир Путин Си Цзиньпин белән күп еллар бергә эшләүләре һәм сәяси багланышлар өлкәсендә дә, икътисад өлкәсендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләде. Русия лидеры үзенең кытай коллегасын дус дип атады. Аның фикеренчә, сәясәтчеләрнең яхшы хезмәттәшлеге ике халык файдасына бара.

Фото: Kenzaburo Fukuhara / Pool / Getty Images


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас