+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 декабрь 2021, 10:00

Радий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты

15 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яңа прокуроры Игорь Пантюшин белән очрашты.

Радий Хәбиров яңа прокурор белән очраштыРадий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты
Радий Хәбиров яңа прокурор белән очрашты
Төбәк җитәкчесенә аны Русиянең Генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин тәкъдим итте.

Игорь Пантюшин Башкортстан Республикасы прокуроры итеп Русия Президентының 2021 елның 8 декабрендәге указы белән билгеләнде.

– Сезне вазыйфага билгеләнүегез белән котларга рөхсәт итегез. Республика прокуратурасын җитәкләү - зур җаваплылык. Башкортстан - Русиянең мөһим, эре төбәге. Биредә 4 миллионнан артык кеше яши. Безнең икътисадыбыз ныклы, динамик рәвештә үсәбез, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан - күпмилләтле республика. Биредә 150дән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Республика Прокуратурасына килгәндә, бу бик нәтиҗәле эш итүче орган. Безнең эшебез дә уртак, чөнки халык мәнфәгатьләрен яклау барыннан да югарырак.

- Игорь Станиславович - тәҗрибәле, белемле, профессиональ әзерлекле прокуратура җитәкчесе, - диде Николай Шишкин. - Аны күп еллар шәхсән беләм, һәм тәртипле кеше булуы турында ышаныч белән әйтә алам. Сезгә Башкортстанда уңышлар телим!

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас