+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 декабрь 2021, 13:12

Владимир Путин Уфаның 450 еллыгына килерме?

Уфадан БСТ телеканалы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина туры эфирда Русия Президенты Владимир Путинга сорау бирде. Журналист 2024 елда үтәчәк республика башкаласының 450 еллыгына финанслау бүлү турында сорады.

Владимир Путин Уфаның 450 еллыгына килерме?Владимир Путин Уфаның 450 еллыгына килерме?
Владимир Путин Уфаның 450 еллыгына килерме?

"Хәерле көн, Владимир Владимирович. Уфа зур юбилейга, үзенең 450 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Бу уңайдан ил җитәкчелегеннән республика башкаласына нинди финанс ярдәме күрсәтеләчәк? Һәм сез бу бәйрәмгә киләчәксезме?" - диде ул.

- Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Килергә тырышачакмын, - дип вәгъдә бирде дәүләт башлыгы. - Уфа - искиткеч урын, Идел буенда — иң яхшыларның берсе. Уфа Русиядә ислам дөньясы үзәкләренең берсе булды һәм булып тора да. Безнең хезмәттәшләребез белән шәһәрне юбилейга әзерләү буенча махсус документ чыгаруыбыз очраклы түгел. Без республика җитәкчелеге белән өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәкбез. Биредә өстәмә ресурслар кирәк түгел, инфраструктура, юл һәм социаль өлкәләрне, мәдәниятне үстерүгә бүлеп бирелгән ресурслардан файдаланырга кирәк, Уфа юбилеен лаеклы, матур итеп үткәрсен өчен аларны дөрес бүлергә кирәк, чөнки ул моңа лаек. Өстәмә финанслау кирәк булса, өстәмә акча да бүлеп бирәчәкбез".

По-моему, ближайший запланирован в Питере. По логистике Уфа и Петербург находятся далеко друг от друга. Международная федерация хоккея принимает такие решения, но Уфа в состоянии провести международные соревнования самого высокого уровня. Подумаем об этом».

Шулай ук Гөлназ Хәйбуллина Президенттан Уфада хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итү мөмкинлеге турында сорады, чөнки шәһәр «Салават Юлаев» хоккей клубы белән дан тота.

- "Салават Юлаев" бик яхшы команда, һичшиксез, иң югары сыйфатлы команда. Дөнья чемпионаты хисабына мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Минемчә, якындагы чемпионат Санкт-Петербургта планлаштырылган. Логистика буенча Уфа һәм Петербург бер-берсеннән ерак урнашкан. Мондый карарларны Халыкара хоккей федерациясе кабул итә, әмма Уфа иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышлар үткәрә ала. Бу хакта уйларбыз, - диде Владимир Путин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас