

Арытаба Башкортстан Республикасы Конституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кешеләргә вәкаләтләр бирү тәртибенең үзгәрүенә һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.
Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә Конституциягә һәм республика законнарына тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр әзерләү буенча комиссия төзелде. Бу хокукый мәгълүмат порталында 2020 елның 18 ноябрендә басылган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы эшләнде.
Агымдагы елның 31 маенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон проектын кертте. Тиешле тәкъдимнәр Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү комиссиясе тарафыннан эшләнде. Комиссиянең җентекле аналитик эше барышында дәүләт власте органнары, эксперт җәмгыяте, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар башлангычлары һәрьяклап каралды һәм тикшерелде.
– Бик зур, җаваплы эш башкарылды, – дип шәрехләде Комиссия җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Комиссия әгъзалары тарафыннан 170тән артык тәкъдим кертелде, аларның 144е – Башкортстан Конституциясенә, 32се республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагыла. Бу эштә Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты һәм Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты каршындагы Эксперт советлары актив катнашты. Иҗтимагый берләшмәләрнең тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмады.
Комиссия тарафыннан әзерләнгән закон проекты концептуаль әһәмиятле нигезләмәләрне үз эченә ала.
– Башкортстан Конституциясенә тәкъдим ителә торган үзгәрешләр ир-егетләр һәм хатын-кызлар берлеге буларак никах институтын ныгытуга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, патриотизм тәрбияләүгә, балаларны һәм яшьләрне үстерү өчен шартлар тудыруга, Башкортстан халыкларының сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт булдыруга, тарихи дөреслекне саклауга, буыннарның бердәмлеген тәэмин итүгә, урындагы үзидарәне үстерүгә, ачык властьның бердәмлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән, – диде Константин Толкачев.
Әлеге документ белән Башкортстан Конституциясенә ата-бабаларыбыз хәтерен саклау, буыннар күчәкилүчәнлегенә һәм теләктәшлегенә ярдәм итү турында нигезләмәләр кертү тәкъдим ителә. Шуңа бәйле рәвештә закон проекты Башкортстанның уникаль рухи, мәдәни, тарихи һәм табигый мирас объектларын үз эченә алган милли мирас дәүләт реестрын булдыруны күздә тота.
Документта Русия Конституциясенә 2023 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Конституцион судын бетерү турында нигезләмә бирелә. Шул ук вакытта Дәүләт җыелышы-Корылтайда Конституцион совет төзү дә күздә тотыла.
Закон проектында республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларга таләпләр билгеләнә. Русия территориясендә даими яшәүче, чит ил гражданлыгы, яшәү рәвеше яисә илебездән читтә даими яшәү хокукы бирүче башка документы булмаган 30 яшькә җиткән кеше республика Башлыгы булырга мөмкин, дип билгеләнә. Республика Башлыгына Русиядән читтә чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачу һәм тоту, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклау тыела.
Закон проектында киң юнәлешләр буенча бердәм социаль юнәлешле федераль сәясәт уздыру буенча Башкортстан Хөкүмәтенең вәкаләтләре турында нигезләмәләр бар.
Агымдагы елның 24 сентябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтай “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон кабул итте. 11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанның яңартылган Конституциясе үз көченә керде.
27 октябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтында Башкортстанның яңартылган Конституциясенең урыс һәм башкорт телләрендәге тулы тексты басылып чыкты.
– Башкортстан парламенты тарафыннан республикабызның Төп законына үзгәрешләр кертү буенча зур эш башкарылды, – дип шәрехләде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Башкортстан Республикасы Конституциясендә Русия Федерациясе Конституциясенең яңартылган тезислары чагылыш тапты һәм үсеш алды. Алар арасында – милләтпәрвәрлек тәрбияләүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклауга юнәлтелгән социаль гарантияләрне ныгытучы принципиаль әһәмияткә ия нигезләмәләр. Конституция, иң мөһим норматив документ буларак, бөтен хокукый системаның нигезе булып тора. Бер генә закон да, бер генә карар яисә күрсәтмә дә Конституция рухына каршы килә алмый. Башкортстан Конституциясенең аңа кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән тексты башкорт теленә тәрҗемә ителде. Документ ике дәүләт телендә Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтында урнаштырылды. Башкорт теленә тәрҗемә ителгән Төп законга, беренче чиратта, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, милли киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, уку йортлары укытучылары һәм укучылары тарафыннан ихтыяҗ зур.
Башкортстан Конституциясенә төрле елларда төзәтмәләр кертелсә дә, 2нче статьясында язылганча, Төп законның асылы үзгәрешсез кала: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйммәт булып тора. Кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау – дәүләт буларак Башкортстан Республикасының бурычы”.
Шунысы да игътибарга лаек: Төп законга үзгәрешләр кертү тормышыбызның уңай якка үзгәрүе, камилләшүе белән бәйле, шуңа да Конституциянең әһәмияте еллар узган саен арта бара.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.