Коронавирусның икътисадка йогынтысы
Коронавируска каршы көрәш дәвам итә, без “омикрон” таралу куркынычы турында беләбез. Көньяк Африка Республикасында илебез галимнәре эшләвен дәвам итә.
Безнең икътисад, заман проблемалары һәм мәҗбүри чикләүләргә карамастан, дөньяның күп кенә алга киткән икътисадларына караганда, яхшы мобилизацияләнгән һәм шокларга әзерлекле иде.
Инфляция сигез процент булыр дип көтелә. Бу фаразлауга караганда күпкә күбрәк, әмма барыбер реаль керемнәрнең үсеше 3,5 процент дәрәҗәсендә көтелә. Әмма барысында да түгел.
Төзелеш өлкәсендәге казанышыбыз зур: бер елда 90 миллион квадрат метр торак төзелде. Бу – абсолют рекорд.
Сәүдә балансы сальдосы – 184 миллиард, тышкы бурыч якынча дүрт процентка кимегән.
Халыкара резервлар 595тән 625,5 миллиард долларга кадәр үсте, фонд үсеш юлында. Болар барысы да икътисадның тотрыклылыгы турында сөйли.
Гомум вакциналау
Илдә яшәүчеләрнең 59,4 проценты прививка ясаткан, яки COVID-19 белән авырган. Бу гына аз, коллектив иммунитетка ирешү өчен вакциналану дәрәҗәсе 80 процент булырга тиеш.
Социаль чыгымнар һәм йөкләмәләр
Русия бюджеты социаль юнәлешле, киләсе елда социаль ихтыяҗларга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 4 триллион сум планлаштырылган, әмма тагын да күбрәк булачак.
Икътисадның пандемиядән зыян күрүчеләргә ярдәме, барысы да эш урыннарын саклап калуга һәм кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Социаль чыгымнарның үсеше – макроикътисади тотрыклылыкны саклауга бәйле төп мәсьәләләренең берсе. Бюджетлар кытлыгы барлык әйдәүче илләрдә: АКШта, Европа дәүләтләрендә үсә.
Кече бизнес
Коронавирус белән бәйле чикләүләрдән, нигездә, кече бизнес авырлыклар кичерде. Без аларга, барлык әйдәүче тармакларга ярдәм иттек. Кайбер чаралар эре тармакларга һәм предприятиеләргә файда китерде. Кайберләре тоткарлыксыз эшләде. Кече предприятиеләргә килгәндә, җәмәгать туклануы, тренажер заллары, театрлар, кинотеатрлар, музейлар, әлбәттә, авырлык кичерде. Һәм бу тармакка ярдәм итү өчен кредитлау, ташламалар, кичектереп түләүдә, арендалауда ташламалар бирелде. Һәм кайбер чаралар хәзер озайтылды. Моңа зур ресурслар бүленде һәм әле дә бүленә. Тулаем алганда, кешеләр бу тырышлыкларны аңлап һәм уңай бәяли. Һәм нәтиҗә начар түгел. Без кризистан башкаларга караганда тизрәк чыктык.
COVID-19ның яңа дулкыннары
Коронавирусның яңа дулкыннары вирусның мутациягә сәләте белән аңлатыла. Яңа штаммнар сәламәтлек саклау системасында проблемалар булган урыннарда барлыкка килә. Ни өчен мин вакциналарны башка илләр белән үзара тану һәм тарату кирәклеге турында сөйлим? Чөнки безгә бу проблема белән глобаль рәвештә көрәшергә кирәк.
Шул ук вакытта ковидтан үлүчеләр санын исәпләү шактый катлаулы, шул исәптән бу мәгълүмат бөтен дөнья буйлап яшерелгән. Русиядә коллектив иммунитет күрсәткече нибары 54,9, ә 90-99 процент кирәк. Ә менә вакциналанмаганнарны эзәрлекләү белән шөгыльләнергә кирәкми, һәм эш сәяси ихтыярда түгел. Мәҗбүрили башлауга ук законны урап узу ысуллары барлыкка киләчәк. Кешеләрнең нинди генә позициядә торуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга һәм саклану чараларын күрергә кирәклеген сабыр гына аңлатырга кирәк.
Кытай белән мөнәсәбәт
Без Кытай Халык Республикасы Рәисе белән һәрвакыт дуслар буларак аралашабыз. Нәкъ шулай, безнең бик ышанычлы шәхси мөнәсәбәтләр урнашты һәм алар эштә ярдәм итә. Икътисад өлкәсендә Азия тиз үсә, Кытай – һичшиксез, лидер. Әлбәттә, без бу планда мөнәсәбәтләрне үстерәбез.
Без төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән энергетикада актив эшлибез. Без Кытайга ресурсларның барлык төрләрен җибәрәбез, атом энергетикасында, космоста эш дәвам итә. Кешеләрне табигый рәвештә берләштерә торган гуманитар өлкәдә дә эшлибез.
Мәскәү һәм Пекин бергәләп югары технологияле корал эшлиләр, самолетлар һәм вертолетлар төзиләр, уртак хәрби өйрәнүләр һәм патрульлекләр үткәрәләр. Абсолют бөтен өлкәләрдә дә партнерлык дәвам итә.
Балалар һәм Интернет
Интернетта булган бөтен нәрсә гомум юридик һәм әхлак кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Мәгълүмат тарату иреген тыярга ярамый, “алтын урталык” кирәк.
Интернет – хәзер тормышның зур өлеше, шуның өчен анда барган бөтен нәрсә җайга салынырга тиеш.
Украина
Без АКШ чикләренә ракеталар урнаштырабызмы? Юк, киресенчә, АКШ безнең бусагада. Бу артык таләпмени: безнең йортыбыз янына бернинди хәрби һөҗүм системалары куймагыз, дибез икән, монда гадәти булмаган нәрсә бар? Русиягә сөйләшүләр барышы түгел, ә аларның нәтиҗәсе мөһим. НАТОның элекке вәгъдәләре үтәлмәде. Бары тик оятсыз рәвештә алдадылар. НАТОны киңәйтүнең биш дулкыны булды.
Көнбатыш Русиягә иминлек гарантияләре бирергә тиеш – кичекмәстән һәм хәзер үк, ә аларны бездән таләп итеп маташалар. Украинага “һөҗүм ихтималлыгы” турындагы сорауга болай җавап бирә алам: Русия беркемгә дә янамый. Без фәкать үз иминлегебез турында кайгыртабыз.
Уфа – искиткеч шәһәр!
Уфадан БСТ телеканалы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина Беренче каналның туры эфирында Русия Президенты Владимир Путинга сорау бирде.
“Хәерле көн, Владимир Владимирович! Уфа зур юбилейга – 450 еллыгын билгеләргә әзерләнә. Бу уңайдан ил җитәкчелегеннән республика башкаласына нинди финанс ярдәме күрсәтеләчәк? Һәм Сез бу бәйрәмгә киләчәксезме?”
– Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, килергә тырышачакмын, – дип ышандырды дәүләт башлыгы. – Уфа – искиткеч шәһәр, Идел буе федераль округында иң яхшыларның берсе. Уфа һәрвакыт Русиядә Ислам дөньясы үзәкләренең берсе булган һәм булып кала да. Безнең хезмәттәшләребез белән шәһәрне юбилейга әзерләү буенча махсус карар кабул итүебез очраклы түгел. Без республика җитәкчелеге белән өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәкбез. Биредә өстәмә ресурслар кирәк түгел, биредә инфраструктура, юл һәм социаль өлкә, мәдәният үсешенә һәм Уфа юбилеен лаеклы, матур итеп үткәрсен өчен бүлеп бирелгән ресурслардан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, чөнки ул моңа лаек. Өстәмә финанслау кирәк булса, өстәмә акча да бүлеп бирәчәкбез”.
Шулай ук Гөлназ Хәйбуллина Президенттан Уфада хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итү мөмкинлеге турында сорады, чөнки республика “Салават Юлаев” хоккей клубы белән дан тота.
– “Салават Юлаев” – бик яхшы, һичшиксез, иң югары сыйфатлы команда. Дөнья чемпионаты турында мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Белүемчә, якындагы чемпионат Санкт-Петербургта планлаштырылган. Логистика буенча Уфа һәм Петербург бер-берсеннән ерак урнашкан. Мондый карарларны Халыкара хоккей федерациясе кабул итә, әмма Уфа, һичшиксез, иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны үзендә кабул итә ала, – диде Владимир Путин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН, Ример НАСРЕТДИНОВ.
(Русия Президентының матбугат конференциясе турында тулырак kiziltan.ru сайтыннан укыгыз).