+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2021, 05:10

Фольклориада,Әбҗәлилдә – Путин, җанисәп...

Елның иң мөһим вакыйгаларын барлыйбыз.2021 елда Башкортстанның иҗтимагый-сәяси тормышы вакыйгаларга бай булды. Без аларның иң әһәмиятлеләрен барладык.

Фольклориада,Әбҗәлилдә – Путин, җанисәп...Фольклориада,Әбҗәлилдә – Путин, җанисәп...
Фольклориада,Әбҗәлилдә – Путин, җанисәп...
28 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Колонналы залда үт­кән чарада республика парламенты депутатлары, дәү­ләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, пред­приятиеләр җитәк­челәре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, хез­мәт­тә һәм җәмәгать эш­чән­легендә танылу алган гражданнар катнашты.

19 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров Уфага нигез салынуның 450 еллыгына багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле указга кул куйды. Документ нигезендә, Башкортстанда Уфа юбилеена әзер­лек буенча республика оештыру комитеты булдырылды. Аның составы билге­ләнде. Ул федераль оештыру комитеты белән тыгыз элемтә­дә эш­ләячәк.

10 февральдә Мәскәүдә Радий Хәбиров Русия Хөкү­мәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук уздырган Уфаның 450 еллыгын бәй­рәм итүгә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан милкенә “Башкортстан сода компаниясе” акцияләренең 38,3 процентын тапшыру турында карар кабул итте. Тагын 11,7 процент+ бер акция республика Хөкүмәтенең тулы контролендә булган структураларга ышанычлы идарәгә тапшырылды. Шулай итеп, Башкортстан предприятиене тулысынча конт­роль­дә тота. Бу хакта дәүләт башлыгы 31 мартта Русия Хөкүмәте әгъ­залары белән видеоконференция режимында узган киңәш­мәдә хә­бәр итте, анда төбәк җитәк­чесе Радий Хә­биров катнашты.

17 апрельдә Гафури районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Медиайыйын” милли киңкү­ләм мәгълүмат чарала­рының беренче форумының йомгаклау утырышында катнашты. Ул “Красноусольский” шифаха­нәсе мәйдан­чыгында 250дән артык мө­хәррир, республика һәм муниципаль киңкүләм мәгъ­лүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм экспертларны җыйды. Утырышта киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, милли телләрдә киңкүләм мәгълү­мат чаралары үсешенә дәү­ләт ярдәме күрсәтүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

12 майда Луганскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе делегациясе составында Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы оешуга җиде ел тулуга багышланган тантаналы җые­лыш­та катнашты. Төбәк җи­тәк­чесе халыкны истәлекле дата белән котлады.

Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасы Петровское шәһәрендә булды. Нәкъ менә биредә, шушы торак пункт янында 1943 елның февралендә легендар комдив Миңнегали Шәйморатов­ның сугышчан юлы фаҗига­ле өзелә. Радий Хәбиров һәм республика делегациясе әгъза­лары башкорт атлылары һәйкәленә чәчәкләр салды һәм шул ук скверда агач утыртуда катнашты.

Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миң­не­гали Шәйморатов һәлак бул­ган урында булды. Легендар комдив дошман тылы буенча рейдтан чыкканда 1943 ел­ның февра­лендә Штеровка бистәсе тирәсендә һәлак була.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXIV Петербург халыкара икътисади форумында республи­каның рәсми делегациясен җитәк­лә­де, ул 2-5 июньдә узды. Форум нәтиҗәләре буенча Башкортстан 122 мил­лиард сумлык 25 киле­шүгә кул куйды. Аларны гамәлгә ашыру төбәктә 2 меңнән артык эш урыны бул­дырырга мөмкин­лек бирәчәк. Чараның пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин Баш­кортстанның инвестиция мохите торышының милли рейтингында лидерлык позиция­ләрен билгеләп үтте.

3-10 июльдә Евразия континентының йөрәгендә дөньякүләм мәдәни вакыйга булды — Башкортстан Республикасы Русия Федерациясен тәкъдим итте, ул фольклор, туризм, кунакчыллык һәм җир йөзендәге төрле халыкларның иҗади аралашу мәйданчыгына әверелде. 3 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасында чыгыш ясады.

Фольклориадада дөнья­ның 37 иле делегациясе катнашты. Проект 1020 катнашучыны, 70 һөнәрчене җый­ды. Уфадагы Фольклориада кысаларында бер әйлән-бәйләндә илләр һәм милләт­ләр саны буенча ике дөнья рекорды куелды. Дуслык әйлән-бәйләне 57 ил һәм 71 милләт вәкилен җыйды. Го­мумән, әйлән-бәйләндә 2700­дән артык кеше катнашты.

“Уфа-Арена”да Фольклориаданы ачу тан­танасында 1000 артист катнашты. Ябылу тантанасында “Торатау” Конгресс-холлы каршында дөньяның 19 иле вәкилләре чыгыш ясады, алты истребитель катнашлыгында авиашоу узды. Халыкара форум чараларының 8 көнендә Башкортстанда 100 меңнән артык кеше булды. Уфада төп сәхнәдә һәм 22 районда һәм шәһәрдә Фольклориада вакытында 28 концерт мәй­дан­чыгында 61 концерт күрсәтелде.

6 августта Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Башкортстанда булды. Аерым ал­ганда, дәүләт җитәкчесе Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров һәм “Lasselsberger” ком­панияләр төр­кемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер Әбҗәлил районында ак цемент җитеш­те­рү буенча “Цемикс” заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.

Шул ук көнне Владимир Путин Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисади хәл турында җиткерде.

25-29 августта башкалабыз төрле төбәкләрдән кил­гән яшь осталарны кабул итте. Уфада “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2021” IX чемпио­натының финалы традицион форматта узды. Уфа­ның “Ватан” пар­кында Милли чемпио­нат финалын ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров һәм Һөнәри осталыкны үс­терү агентлы­гының (Ворлдскиллс Русия) генеральный директоры Роберт Уразов катнаштылар.

Уфада узган ярышларда Русиянең 76 төбәгеннән 2000 конкурсант катнашты. Башкортстан җыелма ко­манда­сына 280 катнашучы һәм 218 эксперт керде. Гомум зачет нәтиҗәләре буенча ул Санкт-Петербург ко­мандасы белән икенче урынны бүлеште.

8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хә­би­ров ел саен уза торган “туры элемтә” үткәрде. Дүрт сәгать дәвамында төбәк җитәкчесе республика хал­кының һәм журналист­ларның 58 соравына җавап бирде.

19 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сайлаулар төне”ндә катнашты, ул “Сайлаулар – 2021” иҗтимагый матбугат үзәгендә узды. Тө­бәк җитәкчесе журналист­лар, блогерлар, җәмәгать эшлек­ле­ләренең сорауларына җа­вап бирде һәм Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар буенча өч көнлек тавыш бирүгә, шәһәр һәм районнар советларына, шулай ук Дәүләт җыелы­шы-Корыл­тайга өстәмә сайлауларга йомгак ясады.

11 октябрьдә башкала­ның “Торатау” Конгресс-холлында Республика көненә багышланган тантаналы җые­лыш үтте. Чарага рес­пуб­­ликаның шәрәфле шә­хесләре, хезмәт алдынгылары, хөрмәтле ветераннар җыелды.

15 октябрьдән 14 ноябрь­­гә кадәр Русиядә үткәрелгән халык санын алуны оештыру буенча Баш­кортстанда колачлы эш башкарылды. “Башстат” хәбәр итүенчә, халык санын алу республикада яшәүче­ләр­нең барысын да колачлый алган. Беренчел мәгълүмат­лар буенча, тө­бәктә 4,1 миллионнан артык кеше исәпкә алынган.

Бөтенрусия халык санын алуда катнашу буенча Башкортстан лидер төбәкләр арасына керде, дип билге­ләде “Росстат” җитәк­чесе Павел Малков Русия Прези­денты Владимир Пу­тин­ның Хөкүмәт әгъза­лары бе­лән үткәргән киңәш­мә­сен­дә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Дәүләт Советы Пре­зидиумының яңа составына керде. 15 ноябрьдә тиешле документка ил Президенты Владимир Путин кул куйды.

4 декабрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы, “Бер­дәм Русия” партиясенең төбәк бүлек­чәсе җитәкчесе Радий Хәби­ров партиянең XX съез­ды­ның өченче этабы эшендә кат­наш­ты.

Видеоконференция режимында съезд делегатларына Русия Президенты Владимир Путин мөрәҗә­гать итте. Дәүләт башлыгы партияне 20 еллыгы белән котлады һәм “Бердәм Русия” оешкан вакыттан бирле аның көчле ягы ил өчен җаваплы­лыкны үз өстенә алуын, ке­шеләр өчен эшлә­вен билгеләде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Медведев — партия рәисе, ә Борис Грызлов “Бердәм Русия”нең Югары советы рәисе итеп сайланды. Радий Хәбиров партиянең Генераль советы составына керде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас