

Өченче ел дәвам итүче пандемия сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен киеренке шартлар тудырды. Әмма катлаулы шартларга да карамастан, республика актив үсешә һәм яңа биеклекләргә ирешә. Бу вакыт эчендә республика власте ниләр эшли алды? Нинди проблемалар ачылды һәм алар ничек хәл ителә? Һәм республика кая таба хәрәкәт итә? Төбәкнең әйдәүче киңкүләм мәгълүмат чараларына интервьюда республика җитәкчесе узып баручы ел вакыйгаларына карата үзенең мөнәсәбәте турында сөйләячәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка “Башкортостан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов, Бөтенрусия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе филиалы директоры Азамат Салихов һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов сораулар бирәчәкләр.
Төбәк җитәкчесе белән интервьюны БСТ, “Башкортостан 24” һәм “Сәлам” телеканалларында карарга, “Юлдаш” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирда тыңларга була.