+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2021, 14:20

Радий Хәбиров ни өчен таләпчән?

Әле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел нәтиҗәләре буенча туры эфирда сорауларга җавап бирә. Республика җитәкчесенә аның киеренке графикта эшләү өчен каян мотивация алуы турында сорау бирелде.

Радий Хәбиров ни өчен таләпчән?Радий Хәбиров ни өчен таләпчән?
Радий Хәбиров ни өчен таләпчән?

Әле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел нәтиҗәләре буенча туры эфирда сорауларга җавап бирә. Республика җитәкчесенә аның киеренке графикта эшләү өчен каян мотивация алуы турында сорау бирелде.

“Бу вазыйфа кешегә тыныч кына утырып эшләргә мөмкинлек бирә торган түгел. Тырышмасаң, бернигә ирешеп булмый”, — диде Радий Хәбиров.

Туры эфирны алып баручылар республика Башлыгына үз-үзен аямыйча эшләвен, хезмәткәрләренә дә таләпчән булуын да әйтеп китте. Моңа җавап итеп, Радий Фәрит улы “Мин андый ук усал түгел!” — дип шаяртып алды.

— Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшли башлаганда мин бер ел бик җитди итеп, таләпчән булып эшләргә, системаны җайга салып җибәрергә ниятләдем. Ләкин алай тиз генә тулысынча җайга салып булмады, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе. — Бу елларның гади булмавын, безгә югары әзерлек режимында эшләргә туры килгәнен онытмаска кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас