+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2021, 14:56

"Сидякинның яңа урынга билгеләнүе - карьерада үсүе..."

Бүген Радий Хәбиров йомгаклау интервьюсы вакытында республика Башлыгы Хакимиятенең элекке җитәкчесе Александр Сидякинның “Бердәм Русия” үзәк аппараты башкарма комитетына ни өчен китүе турындагы сорауга җавап бирде.

"Сидякинның яңа урынга билгеләнүе - карьерада үсүе...""Сидякинның яңа урынга билгеләнүе - карьерада үсүе..."
"Сидякинның яңа урынга билгеләнүе - карьерада үсүе..."

- Дөресен генә әйтәм, аның билгеләнүе һәм күчүе — көтелмәгән хәл. Безнең арада бернинди низаг та булмады. Имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми.

Әлбәттә, без бу хакта киңәшләштек. Ул мондый тәкъдимнән баш тарта алмый иде. Бу - бик зур җаваплылык.

Шулай ук, мин республика кешеләре югары дәрәҗәдәге вазыйфаларны алып баруы яхшы дип уйлыйм. Менә ул китсә дә, безнең аралашу үзгәрмәде, артты дип әйтсәк тә була. Ул әлеге вакытта да республикада кайбер проектларны алып бара.

Ул Башкортстан сәясәтендә, авыр шартларда, көндәшлектә эшләргә өйрәнде, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яңа вазыйфада да ул үзенең иң яхшы якларын күрсәтеп, зур нәтиҗәләргә ирешер дип ышанам.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас