+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2021, 17:05

"«Сугыш чоры балалары» статусын иртәрәк бирергә кирәк иде..."

Бүген Радий Хәбиров йомгаклау интервьюсы вакытында «Сугыш чоры балалары» турындагы сорауга җавап бирде.

"«Сугыш чоры балалары» статусын иртәрәк бирергә кирәк иде...""«Сугыш чоры балалары» статусын иртәрәк бирергә кирәк иде..."
"«Сугыш чоры балалары» статусын иртәрәк бирергә кирәк иде..."

- Бу тема берничә ел барды. Миңа төрле кешеләр һәм оешма вәкилләре бу идея белән килде. Мин әйттем: безнең бюджет күп акча бирергә мөмкинлек бирмәячәк.

Мин бу статусны бирү яклы идем. Уйлап карагыз: ике егет басып тора. Аларның берсе сугышта булган, ә икенчесе аңардан берничә яшькә генә кечерәк булганга күрә анда булмаган. Әмма ул шул ук чорда үскән, көне-төне эшләгән, ачлыктан интеккән, әти-әнисен югалткан. Сугышта булганы орден медальләр белән бүләкләнә, дәүләт ярдәмен ала, ә икенчесенә бернәрсә дә юк...

Бу эшне иртәрәк тә эшләргә кирәк иде. Минемчә, без игелекле, яхшы эш башкардык. Ә аларга ярдәм чараларына килгәндә, түләүләр күләмен елдан-ел арттырачакбыз, - диде республика Башлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас