+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2021, 15:38

"Волонтерларга бик зур рәхмәт!"

Бүген Радий Хәбиров йомгаклау интервьюсы вакытында волонтерларга кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Волонтерларга бик зур рәхмәт!""Волонтерларга бик зур рәхмәт!"
"Волонтерларга бик зур рәхмәт!"
- Волонтерлар беркая да юкка чыкмады. Алар бүген дә җитди эш алып бара. Гомумән алганда, алар пандемия вакытында мөһим роль уйный. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында, мәктәп укучыларын өйдән торып укуга күчергәндә иң беренче алар ярдәмгә килде. Кайбер укучыларның планшетлары да юк иде. Бу өлкәдә дә волонтерлар ярдәм күрсәтте.

Алар бүген дә "Бердәм Русия“ проекты базасында эшли. Узган һәм агымдагы еллар арабызда яхшы, игелекле, ярдәмчел кешеләр күп булуын күрсәтте.

Аларга зур рәхмәт әйтәсем килә! Минем өчен алар - бурычларны хәл итүче сугышчан берәмлек. Алар үз алларында куелган бурычларны тулысынча үтәде һәм авыр вакытта аларга таянырга мөмкинлекне күрсәтте һәм әле дә күрсәтә, - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас