Машиналар өчен мәҗбүри техник тикшерүне гамәлдән чыгарачаклар.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан автомобильчеләргә һәм мотоциклчыларга техосмотр узарга һәм ОСАГО полисын рәсмиләштерү һәм юлга чыгу өчен диагностика картасын алырга кирәкми. Дүрт ел элек сатып алынган транспорт чарасын исәпкә куярга кирәк булган очракта, техник карау мәҗбүри булачак. Моннан тыш, конструкцияне үзгәрткәндә, яки төп агрегатларны алыштырганда бу процедура мәҗбүри булып калачак. Техник карау, шулай ук, такси, автобус һәм йөк машиналары өчен ел саен мәҗбүри булып кала.
"Больничныйлар" электрон булачак. Алар инде әлеге төрдә болай да актив кулланыла иде, әмма быел инде электрон форма бердәнбер формат булачак. Яңа форматтагы документны табиблар электрон имза белән имзалаячак һәм Социаль страховка фондына җибәрәчәк. 1 гыйнвардан башлап барлык эш бирүчеләр Социаль страховка фондының электрон документлар әйләнеше системасына кушылырга тиеш булганга, фонд эш бирүче белән турыдан-туры аралаша алачак һәм хезмәткә вакытлыча сәләтсезлек электрон кәгазенең ачылуы, озайтылуы яисә ябылуы турында хәбәр итәчәк.
3 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләү үзгәрәчәк. Беренче һәм икенче балага ай саен бирелә торган түләүне өч яшькә кадәр алучы гаиләләр саны артачак. Әгәр дә гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән ике яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү каралган.
"Ана капиталы"ның күләме артачак:
1 гыйнвардан "Ана капиталы" фараз буенча түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләнәчәк. Аның күләме ел саен 1 февральдә яңадан каралачак.
Социаль челтәрләр Русиядә филиаллар ачарга мәҗбүр булачак. 1 гыйнвардан чит ил IT-компанияләрен тәүлеклек аудитория белән 500 меңнән артык кулланучыны Русиядә вәкиллек яки вәкаләтле юридик берәмлек ачарга мәҗбүр итә торган закон үз көченә керә. Компанияләрнең төгәл исемлеге "Роскомнадзор" тарафыннан төзелә, әмма аңа инде 13 компания кергән, алар арасында Google, Apple, Meta Platforms, Twitter, TikTok, Telegram һәм башкалар бар.
Фитнес һәм спорт өчен салым акчаларын кайтарып алырга мөмкин булачак.
Салым түләве 2022 елның 1 гыйнварыннан сарыф ителгән суммаларга кулланылачак, ягъни акчаларны кайтаруны 2023 елда алырга мөмкин булачак, ләкин чеклар һәм килешүләрне яңа ел җиткәнче сакларга кирәк. Түләүне үзеңә генә түгел, 18 яшькә кадәрге балаларга да алырга мөмкин булачак.
Хайваннарны яклау.
Лицензиясез эшчәнлек алып баручы зоопарклар, цирклар, зоотеатрлар, дельфинарийлар һәм океанариумнарның эше быел тыелачак. Бу терлекләрне тиешле шартларда тотарга мөмкинлек бирәчәк