

Очраклылыкмы бу, әллә чын-чыннан Яңа ел тылсымы белән бәйлеме, күп кенә күренекле шәхесләрнең туган көннәре нәкъ гыйнвар башына туры килә. Әлеге исемлекне зур абруйлы табибә, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, милли лидер Римма Әмир кызы Үтәшева да тулыландыра. Мәгълүм булуынча, бик күпләр өчен “кендек әбисе” булган медицина фәннәре кандидаты Римма Әмир кызы озак еллар Уфаның дүртенче балалар тудыру йортын җитәкләде. Сәламәтлек саклау министрлыгында җаваплы вазыйфалар башкарды, берничә чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, Аграр һәм Финанс комитетларында эшләде, дөнья һәм ил өстенә заман афәте ябырылгач, тәүгеләрдән булып безнең республикада оештырылган Коронавируска каршы ситуацион үзәккә җитәкчелек итте. Узган елның көзендә исә ул Русиянең Дәүләт думасына депутат итеп сайланып, бүген һөнәри эшчәнлеген ил парламентының Сәламәтлек саклау комитеты составында дәвам итә.
Римма Үтәшева — Башкортстан татарларының төп милли лидеры да. Дистә ел чамасы Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкләү дәверендә ул аны ил күләмендә иң нәтиҗәле эшләүче милли-мәдәни оешмаларның берсе дәрәҗәсенә күтәрде. Ә инде бу чорда Башкортстан татарлары мәнфәгатендә башкарылган мөһим эшләрне һәм проектларны барлап чыгу өчен “Кызыл таң” гәзите бите дә җитмәс кебек. Шулай да бүгенге сөйләшүдә аларның иң мөһимнәренә һәм бу юнәлештә киләчәккә билгеләнгән стратегик бурыч-максатларга аерым тукталып үтәрбез әле.
Кыскасы, менә шундый баскан урынында ут уйнатучы, кайсы гына катлаулы эш-бурычны да мотлак нәтиҗәле итеп ахырына җиткерүче гаять булдыклы һәм талантлы шәхес, дәүләт дәрәҗәсендәге җитәкче һәм милли лидер, чын мәгънәсендә милләт анасы Римма Әмир кызы Үтәшева шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен — 70 яшьлек юбилеен тантана итә. Дөресен әйтергә кирәк, аның шушы кадәр актив эш стиленә һәм тормыш рәвешенә карап, әлеге яшь үренә чыгуы ышандырмый да. Менә әлеге очрашуыбыз да, бу яшь кешеләренә хас ниндидер өй шартларында түгел, ә Дәүләт думасы депутатының Яңа ел алдыннан үзе сайланган төбәккә кайтып, халык белән очрашулары вакытында, аларны борчыган мәсьәләләрне хәстәрләп йөргән арада булды. Шуңа сөйләшүне дә, беренче чиратта, Римма Әмир кызының депутат эшчәнлегеннән башладык.
— Римма Әмировна, тыйнаксызлык кебегрәк күренсә дә, сорыйм әле: җитмеш яшь үренә чыкканда гомер буе яшәгән һәм эшләгән республикадан кубарылу, урын, мохит алыштыру авыр булмадымы? Белүемчә, Дума депутатлары айның өч атнасын комитетларда эшләп, бер атнаны үзләре сайланган төбәктәге халык белән очрашуларга багышларга тиеш. Мондый эш графигы Сезнең өчен катлаулы түгелме?
— Беләсезме, мин бит Гиппократ анты биргән кеше. Ә анда, аз гына киңрәк фикер йөртсәк, кеше, җәмгыять иминлеге өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү, файда китерү төп өстенлекле бурыч булып тора. Аннары без — ничек кенә дисәк тә, совет чорында тәрбияләнгән, партия мәктәбен үткән буын. Ягъни Ватан кайда җибәрә, нәрсә куша, һич каршылыксыз шунда барырга һәм йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән.
Менә әле дә егерме ел дәвамында ил һәм республика халкы сәламәтлеген саклау өлкәсендә гаять колачлы проектларны тормышка ашыручы “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты республика исемлеге буенча Русиянең Дәүләт думасына сайлауларга барырга тәкъдим иткәч, аны теләп кабул иттем. Чөнки беләм: ил парламенты депутаты сыйфатында сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә, бу юнәлештә республика халкы мәнфәгатьләрен яклауга мин күбрәк өлеш кертә алачакмын. Ә “Бердәм Русия” партиясенең сайлауларда җиңәчәгенә тамчы да шигем булмады. Чөнки дөньяга коронавирус пандемиясе ябырылып, башка сәяси көчләр качышып беткән вакытта, дәүләт, төбәкләр җитәкчеләре белән бергә фәкать “Бердәм Русия” партиясе явыз афәткә каршы халык сәламәтлеге сагына басты. Иң катлаулы чорда илдә беренчеләрдән булып Башкортстанда оештырылган Коронавируска каршы ситуацион үзәк җитәкчесе буларак өзеп әйтә алам: партия ул көннәрдә һәм хәзер дә чын мәгънәсендә фронт шартларында эшләде һәм халык мәнфәгатендә тиңдәшсез батырлыклар кылды. Якланмаган катламга ярдәм итү өчен волонтерлык үзәкләре оештырылды, партия әгъзалары табибларны авырулар янына, өлкәннәрне вакциналауга йөртте һ.б., һ.б. Әлбәттә әлеге гаять авыр, катлаулы, әмма бик кирәкле эш башкарып, үлеп калучылар да булды... Кешеләр боларның барысын да күрде һәм сайлаулар вакытында бик дөрес тавыш бирде дип уйлыйм. Мәсәлән, Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясе электоратның 70 процент чамасы тавышын җыйды, бу — бик зур сан.
Өлкәнәеп барган көндә эш һәм урын алыштыру уңайсыз булмадымы дигән сорауга менә нәрсә дияр идем. Беренчедән, мин сәламәт тормыш рәвеше алып барам, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, шуңа күрә сәламәтлек торышына һич кенә дә зарланмыйм. Гомумән, бу җәһәттән һәрдаим башкаларга да үрнәк булырга тырышам. Ягъни, әйтәсем килгән фикерем, өч атна Мәскәүдәге эш фатирымда, бер атна Уфага кайтып яшәп эшләү физиологик яктан минем өчен бернинди дә авырлыклар тудырмый. Аннары минем өчен дә, илле елга якын бер-беребезне аңлашып, бергә тату гомер кичерүче, мин кайда — ул шунда булган ирем, гаиләм өчен дә бу гадәти тормыш рәвеше. Әллә республикада эшләп, күпсанлы вазыйфа-бурычларны башкарган чорда сез мине иртән 9да эшкә килеп, кичен 6да өйгә кайткан дисезме?! Юк! Ничек кенә кабул ителмәсен, әмма минем мисалда эш, вазыйфа бурычлары, күпсанлы иҗтимагый йөкләмәләр һәрвакыт беренче урында булды. Хәтта гаиләдән дә! Һәм әле дә шулай. Рәхмәт, моны якын кешеләрем һәрвакыт аңлап кабул итте һәм итә. Шуңа күрә ил парламенты депутаты сыйфатында да алда мине гаять тынгысыз, мәшәкатьле, җаваплы, әмма республика халкы өчен бик кирәк булган эш көткәнен аңлыйм. Һәм без моңа әзербез!
— Сезнең бай эш тәҗрибәсенә, белемгә, җитәкче осталыгына ил парламентында да ихтыяҗ зур булган кебек, Сез Мәскәүгә күченгәч туган Башкортстаныгыз да ничектер ятимсерәп калды кебек... Сез республикада җитәкләгән күпсанлы вазыйфа-бурычлар хәзер башка кешеләргә күчтеме?
— Янә кабатлап әйтәм: Русиянең Дәүләт думасында эшләү ул Башкортстаннан аерылу дигәнне аңлатмый. Киресенчә, федераль дәрәҗәдәге депутат сыйфатында мин республика, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен ныграк, үтемлерәк яклый, кайгырта алачакмын. Ахыр чиктә Дәүләт думасына депутат булып сайлануыбызның төп максаты да шул.
Ә инде республикадагы эшләргә килгәндә, мин кайсы гына өлкәдә дә беренче чиратта көчле команда булдыруны төп максат итеп куям. Һәм Уфа шәһәренең 4нче бала тудыру йорты мисалында да, Коронавируска каршы ситуацион үзәк мисалында да, башка юнәлешләрдә дә тупланган көчле коллектив, бердәм команда эшне җиренә җиткереп алып бара. Аннары буыннар күчәкилүчәнлеге дә мотлак булырга тиеш! Нәкъ шул хакта уйланып, мин әле дә медицина университетында доцент вазыйфасында кала киләм. Үзебезнеңӊ Перинаталь үзәктә яшь табибларга консультацияләр, дәресләр бирәм. Әлбәттә, бар гомеремне республиканың сәламәтлек саклау системасына багышлаган кеше буларак, тармактагы һәр процесс, һәр мәсьәлә, аның тын алышы һәрдаим минем иң җитди игътибар үзәгендә һәм, федераль дәрәҗәдәге депутат буларак, әлбәттә, андагы мәсьәләләрне хәл итүгә мөмкин булганча үз өлешемне кертергә тырышачакмын. Дөресен әйткәндә, мин көн-төн шуның белән яшим дә.
Ә инде иҗтимагый эшчәнлеккә килгәндә, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе сыйфатында вазыйфа бурычларымны башкаруны дәвам итәм. Биредә дә максатлар билгеле, эзлекле эш стратегиясе бар, аны тормышка ашыра баручы көчле команда тупланган. Барлык билгеләнгән чаралар эзлекле рәвештә тормышка ашырыла бара. Русиянең Дәүләт думасы депутаты буларак, автономия үз өстенә төп җаваплылыкны алган Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсеш мәсьәләләрен дә нәтиҗәлерәк хәл итә алырбыз, дигән ышанычтабыз. Андый мәсьәләләр бар, һәм алар өстендә эш бара.
— Шулай булырына шик юк! Чөнки Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкләгән дистә елда Сез аны таркау оешмадан милләттәшләребезнең рухи үсешен хәстәрләүче иң көчле, нәтиҗәле эшләүче структурага әйләндердегез. Ә инде Уфада татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелуын Сезгә һәйкәлгә тиңлиләр, чөнки моңа кадәр булган омтылышларның берсе дә ахырына җиткерелмәде.
— Габдулла Тукайга һәйкәлгә килгәндә, бу эш, чыннан да, бүген генә һәм безнең тарафтан гына башланмады. Безгә кадәр дә, безнең тарафтан да Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру башлангычы белән дәүләт һәм башкарма власть органнарына мөрәҗәгать итү булды. Һәм менә әлеге башлангычыбыз, республикада гомер итүче миллионлы татар халкының теләге Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәннән соң һәм, әйтергә кирәк, республика Хөкүмәтенең, Мәдәният министрлыгының турыдан-туры ярдәме белән тормышка ашты. 2019 елның апрелендә, әдипнең туган көненә Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәлне рәсми ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашулары гына да әлеге вакыйганың ике төбәк, ике халык өчен дә мөһим әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Гүя ки башкорт төбәген, башкорт мохитен һәрвакыт үз иткән бөек Тукай хәзер ике халыкны, ике республиканы мәңге какшамас рухи бердәмлек җепләре белән бәйләде!
Шуңа күрә Уфада Габдулла Тукай һәйкәлен миңа һәйкәл дию бер дә килешмәс. Бу башкорт һәм татар халыкларының гасырлардан килгән дуслыгына, чын-чыннан туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләренә һәйкәл булып тора!
— Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырудан тыш та, автономия башлангычы белән һәм турыдан-туры Сезнең катнашлыкта милләттәшләребез мәнфәгатендә бик күп мөһим проектлар тормышка ашырылды. Алар алга таба да шулай нәтиҗәле дәвам иттереләчәкме?
— Әйтеп үтүемчә, соңгы ун елда безнең оешма Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы көчле структурага әверелде. Бүген 49 районда оешманың урындагы бүлекчәләре бар һәм аларның һәркайсы нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Идарә аппараты да бик көчле, соңгы елларда безнең тарафтан тормышка ашырылган колачлы проектларга гына күз салсак та, биредә никадәр бердәм, эшлекле, булдыклы команда, татарның чын каймагы туплануын ачык күрергә мөмкин. Юбилей уңаеннан мактану дип кабул ителмәсен, әмма чыннан да, горурланып сөйләрлек эшләребез бар, алар хакында Башкортстанда яшәүче һәр татар кешесе белергә тиеш дип саныйм. Әйтик, шул ук Тукай темасын дәвам иткәндә, безнең башлангыч белән шигырь сөйләүчеләрнең “Тукай моңнары” сәнгатьле уку конкурсы һәм “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелә башлады. Әлеге мәгариф проектларының икесен дә республиканың Мәгариф министрлыгы һәм мәктәпләр белән берлектә оештырабыз. Әлеге иҗади бәйгеләр балаларда туган телгә һәм республикада гомер кичерүче башка халыкларның телләренә һәм мәдәниятләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Бу бер булса, икенчедән, без шушы рәвешле укучыларны әдәби иҗатка җәлеп итү, аларның сәнгатьле уку осталыгын арттыру максаты куябыз. Александр Пушкин, Габдулла Тукай, Мостай Кәрим әсәрләре балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә.
“Тукай моңнары” конкурсы быел унынчы тапкыр һәм Башкортстан Башлыгы Гранты ярдәмендә үткәреләчәк. Әлеге чараны республика мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары белән башласак, ике елдан аңа башлангыч сыйныфлар укучылары да кушылды, агымдагы елдан студентларны да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Алар бөек Тукай шигырьләрен Башкортстан халыклары телләрендә урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә сәнгатьле итеп укый. Шулай ук Тукай шигырьләре казах, төрек, әрмән, фин, инглиз, итальян һәм башка чит телләрдә дә яңгырый. Моның белән без Тукайны дөнья күләмендә популярлаштыру һәм бер үк вакытта татар балаларында бөек әдибебез белән горурлык хисен арттыру максатын да куябыз. Конкурсныңӊ ВКонтакте социаль челтәрендә үз бите бар, андагы видеоязмаларда балаларныңӊ Тукай шигырьләрен зур ихласлык белән укуын күреп, тагын бер кат башкарган эшебезнеңӊ нәтиҗәле булуын күреп шатланабыз.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре республика конкурсы да укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. Алар, бөек әдипләр әсәрләрен төрле телләрдә укып, шулар буенча рәсемнәр ясый, кул эшләре башкара, соңыннан алардан күргәзмәләр оештыра. Әлеге проект, бу әдипләрне яшь буын арасында популярлаштырудан тыш, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, аларның сәнгать осталыгын чарларга да булышлык итә.
Яки “Ике аккош” проектын — республика җыр һәм музыка фестивален алыйк. Безнең республикада урта һәм өлкән буын кешеләре арасында сәнгатебез йолдызлары Бәхти Гайсинның һәм Фәридә Кудашеваның иҗатына гашыйк булмаган, аларны онытылып тыңламаган беркем дә юктыр ул! Ике аккош кебек, алар һәрвакыт тату, бәхетле һәм һәркемне сокландырып, моң диңгезендә йөзделәр. Нәкъ шуңа күрә дә татар-башкорт эстрадасының сәхнә йолдызларына багышланган проектны да без нәкъ “Ике аккош” дип атадык.
Әйтергә кирәк, әлеге фестиваль төрле яшьтәге башкаручыларда зур кызыксыну тудырды. Монысы, мөгаен, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗади мирасының үлемсез булуыннан да киләдер. Фестивальнең сайлап алу туры сәнгать йолдызларының туган төяге Авыргазы һәм Чишмә районнарында үтә. Алар репертуарыннан иң күренекле җыр-моңнарны заманча башкаручылар җиткергән зур йомгаклау Гала-концерты исә Уфа сәхнәсен яңгырата! Шул рәвешле, фестиваль, бер яклап, яңа талантларны ачыклауга юнәлтелсә, бөек башкаручыларның иҗади мирасын халык хәтерендә яңарту һәм мәңгеләштерү җәһәтеннән дә мөһим әһәмияткә ия. Әйтергә кирәк, быел да фестиваль киң колач белән үтте, республика чикләреннән чыгып, илебезнеңӊ төрле төбәкләреннән яңадан-яңа талантларны ачты. Катнашучылар арасында Пермь, Омск крайлары, Курган өлкәсе, Сочи, Нижневартовск, Пыть-Ях шәһәрләреннән берсеннән-берсе оста җырчылар, гармунчылар бар иде.
Безнең тагын бер мөһим проект — хәзер инде гомум республика милли бәйрәменә әверелгән “Бәлешфест” милли аш-су фестивале 2017 елда Русия Президенты грантын откан булса, былтыр ул Милләтләр эшләре буенча федераль автономия премиясе белән билгеләнде. Башкортстан халыкларының милли ризык традицияләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү һәм шушы нигездә милләтара бәйләнешләрне ныгыту аның төп максаты булып тора. Әйткәндәй, бәлеш бәйрәме бик күпләргә ошады, бездән күреп аны Бурятия татарлары да, хәтта Казахстан иҗтимагый оешмалары да үткәрде.
Ике ел элек “Уйна, гармун!” халык бәйрәмен оештырдык. Бу — Русия Президенты грантына лаек булган безнең оешманың һәм Октябрьский шәһәре “Нур” клубыныңӊ уртак проекты. Егерме еллык тарихы булган бәйрәмгә без яңа сулыш өрдек. Шул уңайдан шәһәрдә Гармунчылар аллеясы, Милләтләр аллеясы барлыкка килде. Атамасыннан ук күренүенчә, проектның, беренче чиратта, татар халкының төп уен коралларыннан — гармунны саклауга һәм үстерүгә, аны оста итеп уйнаучы халык талантларын ачыклауга һәм танытуга юнәлтелүе аңлашыла торгандыр. Бәйрәм чараларында 4 меңнән артык кеше катнашты, Интернетта Культура порталында туры эфир алып барылды, дүрт сәгатьлек видеоязманы әлеге көндә 10 меңнән артык кешеӊ карап, җылы сүзләр язып калдыруы, безгә тагын да кызыклырак проектлар өстендә эшләргә этәргеч бирә.
2017-18 елларда исә безнең “Гаилә учагы” һәм “Гаилә кыйммәтләре — изгелек, мәхәббәт һәм акыл сандыгы” проектларын республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы грантлар белән билгеләде. Әлеге проект, беренче чиратта, гаиләләрне ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлтелде. Ә 2019 елда Русиядә Театр елында Кушнаренко “Мизгелләр” халык театрының “Театр яктылыкка, нурга илтә!” мәдәни-мәгърифәтчелек проекты Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле белән Татарстан Мәдәният министрлыгының грантына лаек булды. Шуны да өстәргә кирәк, әлеге коллектив үткән ел ахырында Казанда Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт 2021” ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында Гран-при алды, ә алда телгә алынган “Нур” клубы каршындагы театр коллективы 1нче урынга лаек булды.
Әйткәндәй, шул ук 2019 елда, Башкортстан оештырылуның 100 еллыгында, без Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгын да, шушы ике мөһим вакыйганы бергә үреп, киң колач белән билгеләдек. Юбилей уңаеннан тантанага Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә 32 төбәктән делегатлар килде. Шул рәвешле Уфада беренче тапкыр Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең берлектәге утырышлары үтте. Кунаклар, республиканың төрле районнарында булып, милләттәшләребез белән аралашып, мәктәпләргә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, укытучыларга бик күп китаплар һәм уку әсбаплары, башка күпсанлы материаллар өләште. Аңлашыла, бу да республика татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә һәм милләтара диалогны ныгытуда гаять мөһим чара булды.
Тагын бер күркәм проектыбыз — “Милли бизәк” этноостаханәсе. Милли чигү, милли киемгә игътибарны арттыру максаттыннан алып барылган эшебез әле дә дәвам итә. Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан да әлеге проектка карата кызыксыну һәм ярдәм бар.
Соңгы ике ел бик киеренке шартларда үтте, пандемия сәбәпле күп кенә проектлар онлайн, я булмаса чикләүләр белән оештырылды.
Татар халкы мәнфәгатендәге барлык эшләребез һәм мөһим проектларыбыз “Туган тел” телевизион каналында махсус рәвештә булдырылган “Балкыш“ тапшыруында чагылдырылып баруын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу да Башкортстан татарларын милли-мәдәни агартуга, рухи үстерүгә юнәлтелгән мөһим мәгълүмати эш.
Һичшиксез, җайга салынган эш, шушы һәм башка күпсанлы проектлар, шул исәптән яңалары да, алга таба да киң колач белән дәвам иттереләчәк. Ә инде ниндидер катлаулырак мәсьәләләрне Дәүләт думасы депутаты мөнбәреннән дә чыгып хәл итәрбез дип уйлыйм. Әйткәндәй, безнең турыдан-туры җитәкче — Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, әйтеп үтүемчә, Русиянең Дәүләт думасы депутаты. Ул ил парламентының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары.
— Римма Әмировна, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең узган елның февраль ахырында үткән отчет-сайлау конференциясендә Сез иң көнүзәк мәсьәләләрдән Уфа шәһәрендәге 84нче татар гимназиясе өчен өстәмә бина төзү кирәклеген атап үткән идегез. Бу мәсьәләдә алга китеш бармы?
— Әлеге мәсьәлә, чыннан да көн кадагында тора. Белем бирү учреждениесе 1987 елның 1 сентябрендә ачылган. Ул 735 укучыга исәпләнгән булган. Әлеге вакытта биредә укыту ике сменада оештырылган, 56 сыйныфта 1600гә якын укучы белем ала. Ягъни гимназияне тулыландыру дәрәҗәсе 210 проценттан күбрәк тәшкил итә. Гимназия урнашкан бистәдә туым күрсәткечен анализлау алдагы елларда да биредә беренче сыйныфка килүчеләр санының артачагын күрсәтә. Моңа, әлбәттә, демографик хәл генә түгел, гимназиянең районда һәм шәһәрдә абруе артуы да булышлык итә. Шуңа күрә бүген уку йортының проект куәтен 500 укучы урынга арттыру көн таләбе булып тора. Уку йорты эшчәнлеген тулы куәтенә алып барсын өчен башлангыч сыйныфлар өчен корпус төзергә кирәк.
Аңлашыла, коронавирус пандемиясенә бәйле вәзгыять, шуның нәтиҗәсендәге икътисади кыенлыклар ниятләгәннәрне шунда ук тормышка ашыру мөмкинлеге бирми. Әмма, белүемчә, әлеге мәсьәлә республика җитәкчелегенең дә, тармак министрлыгының да игътибар үзәгендә тора. Һәм, әлбәттә, Дәүләт думасы депутаты буларак та, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак та, аның чишелешенә мин дә мотлак үз өлешемне кертергә тырышачакмын.
Шул ук вакытта, соңгы чорда республикада милли мәгарифне, шул исәптән татар теле укытылган белем бирү учреждениеләрен үстерүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга, яңаларын төзүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, бүген республикада татар телен укыту 572 гомуми белем бирү оешмасында алып барыла, 38 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә. Шул исәптән биш татар гимназиясе — Бәләбәй шәһәре Татар гимназиясе, Уфада 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре, Стәрлетамакның 5нче Татар гимназиясе һәм Октябрьский шәһәренең 11нче Татар гимназиясе эшләп килә. Тагын бер шатлыклы вакыйга: узган ел башында Нефтекама шәһәрендә “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Туган телебез, шулай ук өстәмә белем бирү системасында өч милли якшәмбе мәктәбендә — Уфа шәһәрендәге 1нче һәм 2нче Татар Якшәмбе мәктәпләрендә һәм башкаланың “Дебют” балалар иҗат үзәгендә өйрәнелә. 2020 елда безнеңӊ оешма каршында укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр өчен 1-9 сыйныф укучыларына татар теле дәреслекләре әзерләүче иҗади коллектив эшләде. Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә методик әсбапларны әзерләү, 3 семинар, 1 конференция үткәрү каралган булса, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә әлеге китаплар ел ахырына басылып та чыкты. Гомумән, балаларын татар телендә укытырга теләүчеләргә бернинди дә каршылыклар юк. Ә менә күпчелек ата-аналарның балаларын урыс телле сыйныфларга бирергә тырышуы — чыннан да, күңелгә борчу сала. Бу җәһәттән милләттәшләребезнең үзаңын күтәрү буенча эшлисе дә эшлисе әле.
— Бүгенге очрашуны, беренче чиратта, Сезне олуг юбилеегыз белән тәбрик итү, күпсанлы изге хезмәтләрегез өчен Башкортстан халкының, милләттәшләребезнең, Сез әни булу бәхете бүләк иткән аналарның, ковид тырнагыннан йолып алып, икенче гомер биргән бихисап кешеләрнең чиксез рәхмәтләрен җиткерү өчен оештырган идек, ә ул, һәрвакыттагыча, эшлекле булып чыкты. Шулай да җитмеш яшь үренә чыкканда нинди хисләр кичерәсез, дөньяга нинди күзлектән багасыз?
— Бәхетле граждан, бәхетле хатын һәм бәхетле ана күзлегеннән. Граждан буларак бәхетлемен, чөнки минем көчле, имин Ватаным, милли-мәдәни үсештә булган халкым бар. Мин аларга гомерем буе намус белән хезмәт иттем, һәм, шөкер, бүген дә кулдан килгәнчә файда китерүемне дәвам итәм! Бу бәхет түгелмени! Хатын-кыз, ана буларак бәхетлемен, чөнки яшьлек ярым белән тигезлектә-иминлектә гомер кичерәбез, менә дигән ике ул үстердек. Алар безнең үрнәктә республикага, илгә намуслы хезмәт итеп, зур абруй һәм хөрмәт яуладылар. Бу да бәхет түгелмени?! Алга таба да шушы тормыш гармониясе дәвам итеп, Дәүләт думасы депутаты сыйфатында да, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак та, барлык ниятләгәннәрне дә тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калам. Ә инде табиб буларак, һәркемне, беренче чиратта, үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, һәм мотлак, акылга килеп, коронавируска каршы вакциналанырга чакырам. Шунсыз без коллектив иммунитетка да, күпме гомерләрне кыючы заман афәтен җиңүгә дә ирешә алмаячакбыз. Бу Яңа ел һәркемгә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, имин көннәр, җитеш тормыш алып килсен иде. Әмма боларның барысына да ирешү, беренче чиратта, үзебезгә бәйле булуы хакында да онытмыйк. Моны мин җитмеш еллык тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Бәхетле булыр өчен бәхетне үзеңә тудырырга, ялкауланмаска, эшләргә кирәк. Бәхетле булыйк!
— Кызыклы һәм фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт! Юбилеегыз уңаеннан ихлас тәбрик итеп, Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар, ачышлар, милләттәшләребез һәм гомум Башкортстан халкы мәнфәгатендә алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек юлдаш булуын телибез! Юбилеегыз белән, Римма Әмировна!
Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.