

Кыргызстан Президенты Садыйр Жапаров, Беларусь Президенты Александр Лукашенко, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, шулай ук Әрмәнстан Премьер-министры Николо Пашинян белән сөйләшүләр булды.
Владимир Путин берничә тапкыр телефоннан Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән сөйләште. Республикада хәл, халыкара террорчылыкка каршы көрәш өчен ОДКБ мандаты кысаларында һәм Казахстан гражданнарының иминлеген тәэмин итү максатларында уртак гамәлләр турында фикер алыштылар.
Фото: kremlin.ru