+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 гыйнвар 2022, 05:50

Путин Казахстанга барырмы?

Ил Президентының матбугат секретаре бу сорауга җавап бирде.  

Путин Казахстанга барырмы?Путин Казахстанга барырмы?
Путин Казахстанга барырмы?

Ил Президентының матбугат секретаре бу сорауга җавап бирде.

“Казахстан хәзерге вакытта авыр чор кичерә торган суверен дәүләт булып тора. Шуңа күрә Русия Президенты Владимир Путин бу илгә барырга җыенамы дигән сорау урынлы түгел” — Кремль вәкиле Дмитрий Песков әнә шулай җавап бирде, дип яза KP.RU

Русия Президентының матбугат секретаре “Казахстан башлыгы Касым-Жомарт Токаев бу моментны бәйсез дәүләтнең 30 еллык тарихында иң авыры дип бәяләде”, — дип тә өстәде.

Элегрәк Кремль вәкиле белдергәнчә, Русия хакимиятләре Казахстан территориясеннән террористик янаулар үтеп керүгә каршы тора.
Казахстанда киңкүләм протестлар 2 гыйнварда, автомобильләргә ягулык газы бәясенең бер литры өчен 60тан 120 тәңгегә кадәр (10нан 20 сумга кадәр) кискен арту сәбәпле башланды. Митингта катнашучылар сәяси таләпләр куйды: хөкүмәтнең отставкасы, яңа сайлаулар үткәрү, элекке башлык Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүе.

Ил Президенты Касым-Жомарт Токаев үтенече буенча Казахстанга ОДКБ (Коллектив хәвефсезлек турында килешү оешмасы) көчләре кертелде.

Фото: Русия Президенты хакимиятенең матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас