Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев даими нигездә эшләүче депутатлар белән киңәшмә үткәрде. Анда парламентның көзге сессия чорындагы эшенә йомгак ясалды һәм язгы сессиягә бурычлар билгеләнде.
Узган парламент сезоны нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Константин Толкачев дүрт пленар утырышта 109 закон проекты каралуын, аларның 76сы закон статусы алуын хәбәр итте. Бу вакыт эчендә парламент тарафыннан 256 карар кабул ителгән, шул исәптән 28е – мировой судьяларны сайлау мәсьәләләре буенча.
Былтыр сентябрьдән декабрьгә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм аның комитетлары Дәүләт думасыннан кергән 296 федераль закон проектын һәм Русиянең башка субъектлары парламентларыннан булган 55 закон чыгару башлангычын һәм мөрәҗәгатьләрен караган.
Көзге сессия вакытында Дәүләт думасына өч федераль закон проекты җибәрелгән, тагын бер закон проекты Русия Закон чыгаручылар советына эксперт бәяләмәсенә кертелгән.
– Җиденче чакырылыш Дәүләт думасының эш йомгаклары буенча, Башкортстанның Дәүләт җыелышы төбәк парламентлары арасында кабул ителгән һәм федераль дәрәҗәдәге закон көчен алган закон чыгару башлангычлары саны буенча беренче урынга чыкты, – диде Константин Толкачев. – Безнең башлангыч буенча 13 федераль закон кабул ителде. Икенче урында – Самара Губерна думасы – 10 федераль закон, өченче урында – Татарстан Дәүләт советы һәм Мәскәү өлкәсе думасы – сигезәр закон.
Башкортстан парламенты тарафыннан эшләнгән бер федераль закон инде сигезенче чакырылыш Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителде. Константин Толкачев депутатларны закон проектларын әзерләү сыйфатына аерым игътибар бирергә һәм аларны Дәүләт думасында һәм Федерация Советында, шул исәптән федераль парламентта республика мәнфәгатьләрен яклаучы сенаторлар һәм Дәүләт думасы депутатлары аша да, алга этәрү буенча активрак эшләргә чакырды. Депутатлар парламентара хезмәттәшлекне үстерү, төбәк дәрәҗәсендә халыкара элемтәләрне ныгыту буенча эшне дәвам иткән. Парламентарийларның “Атайсал – кече Ватан” проектында һәм берничә күләмле чарада катнашуы билгеләп үтелде.
Парламент спикеры язгы сессиягә бурычлар билгеләгәндә, Башкортстан Башлыгының якын арада игълан ителергә тиешле 2022 елга Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар планын эшләү һәм үтәү өстенлекле юнәлеш булачак, дип ассызыклады.
– Язгы сессиягә Дәүләт җыелышы-Корылтай эшенең якынча программасына 50дән артык республика закон проекты кертелде, – диде Константин Толкачев. – Сессия барышында аларның саны тагын да артыр, дияргә кирәк. Хәзер үк язгы сессиягә закон проектлары белән эшләү программасына “Русия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты кертелде.
Парламент спикеры даими комитетларның закон проектлары белән эшләү планнарына җентекле тукталды. Язгы сессиядә эшләнәчәк әһәмиятле документлар арасында ул “Башкортстан Республикасы Конституцион советы турында”гы закон проектын билгеләп үтте.
– Без үзебезнең юридик практика өчен яңа орган – Конституцион совет эшчәнлегенең форматын билгеләү юнәлешендә эшли башладык, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе. – Аның карарларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы, нигездә, без эшләргә тиешле законның эчтәлегенә бәйле.
Русия Федерациясе Конституциясе нигезендә суд системасыннан субъектларның Конституцион һәм Устав судлары чыгарыла. Алар 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерелергә тиеш. Шуның белән бергә Русия субъектлары Конституцион советлар булдыру мөмкинлеген ала. Бу – төбәк парламентларының хокукы. Норма Башкортстан Республикасының яңартылган Конституциясендә чагылыш тапкан да инде. Конституцион советның төп бурычы — республика хокук системасында законлылыкны ныгыту һәм республика Конституциясенең өстенлеген тәэмин итү.
Шулай ук язгы сессия чорында Башкортстан Республикасының Гаилә кодексын, “Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә турында”, “Башкортстан Республикасында капиталь кертем формасында тормышка ашырыла торган инвестиция эшчәнлеге турында”, “Умартачылык турында”, “Башкортстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу турында” һәм башка законнарны камилләштерү буенча эш алып барылачак.
Муниципаль китапханәләр системасын үстерү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” дә үтәчәк. Эксперт советларының, эшче төркемнәрнең һәм даими эшләүче комиссияләрнең эшчәнлеге дәвам итәчәк. “Башкортстан Республикасында гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә хокукларын яклауны тәэмин итү турында” 2012 елның 3 июлендәге 551-з санлы Закон кысаларында газ җиһазларын, вентиляция каналларын һәм төтен юлларын хезмәтләндерү һәм эксплуатацияләү үтәлешенә мониторинг үткәреләчәк.
Парламент спикеры планлаштырылган чаралар барлык депутатлар корпусы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты хезмәткәрләренең көчләрен туплауны таләп итә, дип белдерде, һәммәсенә дә яңа парламент сезонында нәтиҗәле эш теләде.
Бәяләр Июльдән артачак
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитетының һәм республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә кулланылган ресурслар өчен гражданнарның түләүләрен исәпләүдә килеп туган хәлне өйрәнү буенча эшче төркеменең берлектәге утырышы узды. Утырышны комитет рәисе Николай Хорошилов алып барды.
Депутатлар быел Башкортстанда тариф сәясәте үзенчәлекләрен карады. Бу мәсьәлә буенча республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк чыгыш ясады. Ул белдерүенчә, федераль дәрәҗәдә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның җыелма түләвен Русиянең һәр субъекты өчен чик индексны билгеләү юлы белән чикләү практикасы дәвам итә.
– Безнең республика өчен индекс 4,4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән, бу күләмнән рөхсәт ителгән чик тайпылышлар – 2 процент, – дип хәбәр итте дәүләт комитеты рәисе.
1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачак. Уртача арттырылган тарифлар үсеше түбәндәгечә булачак: су тәэминаты буенча – 4,39, су бүлү буенча – 3,46, җылылык тәэминаты буенча – 3,25, электр энергиясе буенча – 5,1, газ белән тәэмин итү буенча – 3 процент.
Утырышта катнашучылар элекке җылылык сезонында күзәтелгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты.
Марсель чаңгылы булды
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әлфис Гаязов Аскын һәм Балтач районнарында эшлекле сәфәрдә булды. Аскын районының Петропавловка авылында депутат Яңа ел гаилә уеннарында катнашты һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Уеннарда иң яшь катнашучы Зәримә Моттабарова Әлфис Гаязовның “Ак тирәк, күк тирәк” дигән балалар китабын бүләк итеп алды.
Иске Казанчы авылында депутат озак еллар “Мирас” җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән хезмәт ветераны – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сания Яхинаны һәм аның ире Фәнис Яхинны бергә гомер итүләренә 45 ел тулу белән котлады.
Балтач районының Штәнде авылында Әлфис Гаязов Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Тәнзилә Гафурҗанова белән очрашты. Депутат медикны Яңа ел белән котлады, аңа бүләкләр тапшырды.
“Теләкләр чыршысы” проекты кысаларында Әлфис Гаязов Иске Балтач авылында яшәүче 6 яшьлек Марсель Гобәйдуллинның теләген тормышка ашырды. Малай Кыш бабайдан чаңгы сораган. Депутат ярдәмендә баланың хыялы чынга ашты.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.