Русия Президенты Владимир Путин әлегә Крещение коенуларында катнашырмы-юкмы, ул төгәл карарга килмәгән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә "РИА Новости".
«Әгәр ул моны эшләргә карар итсә, без хәбәр итәрбез", — дип җавап биргән дәүләт башлыгының матбугат секретаре журналистларның бу хактагы соравына.
Песков сүзләренчә, әгәр Путин бәкегә чумарга карар итсә, бу Мәскәү өлкәсендә булачак, чөнки Кремль янында Крещение коенулары өчен урын табу кыен.
2020 елда дәүләт башлыгы, җылы һава торышы һәм боз белән кар булмау сәбәпле, Крещение коенуларында катнашудан баш тартты.
Билгеле булуынча, быел 19 гыйнварга каршы төндә Крещение бәйрәме башланды. Изге суда христиан динендәгеләр 18 гыйнвар киченнән 20 гыйнвар иртәсенә кадәр коена.
Фото: www.kremlin.ru