-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 гыйнвар 2022, 19:55

Гаилә кодексына үзгәреш кертеләчәк

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламент Президиумы утырышын үткәрде. Президиум 27 гыйнварга Дәүләт җыелышының чираттагы кырыгынчы утырышын билгеләде һәм аның көн тәртибен формалаштырды. Көн тәртибенә 30га якын мәсьәлә кертелгән.

Гаилә кодексына үзгәреш кертеләчәк
Гаилә кодексына үзгәреш кертеләчәк
Пленар утырыш башында депутатлар Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгының кулланучылар базарындагы хәл турында мәгълүматын тыңлаячак. Аннары мировой судьялар вазыйфаларына кандидатуралар каралачак.
Депутатлар беренче тапкыр карарга планлаштырган иң мөһим закон проектлары арасында “Башкортстан Республикасы территориясендә бердәм авыл хуҗалыгы салымы ставкасын билгеләү турында” Закон проекты. Ул икътисадка ярдәм чараларының өченче пакетын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
— Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ике елга бердәм авыл хуҗалыгы салымыннан азат итәргә тәкъдим ителә, — диде Константин Толкачев. – Хәзерге вакытта салым чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр суммасыннан 6 процент күләмендә түләнә. Ташламалы ставканы хезмәткәрләрнең уртача саны үткән салым чоры дәрәҗәсенә карата 90 проценттан да ким булмаган салым түләүчеләр куллана ала. Салым йөкләнешенең кимүе республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясаячак һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итәчәк.
“Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында “Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты республика территориясендә гараж амнистиясен гамәлгә ашыруга юнәлтелә. Документ нигезендә гаражлар төзелә торган җир участокларына гражданнарның хокукларын рәсмиләштерү өчен хокукый шартлар тудырыла. Бу максатта Башкортстан Хөкүмәтенә кайбер вәкаләтләр бирелә. Аерым алганда, Хөкүмәт гаражлар төзүгә җир участокларыннан файдаланган өчен түләү тәртибен һәм әлеге максатларда җирдән түләүсез файдалану хокукына ия гражданнар категорияләрен билгеләячәк. Урындагы үзидарә органнары үзләренең рәсми сайтларында мәгълүмат урнаштыру һәм гражданнарга консультацияләр бирү юлы белән республика халкына гаражлар һәм җир участокларына хокукны рәсмиләштерү тәртибе турында хәбәр итәргә тиеш булачак.
“Башкортстан Республикасы Гаилә кодексының 54 мәддәсенә үзгәреш кертү турында”гы закон проекты гаилә институтын ныгытуга, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә һәм балаларның сыйфатлы белем алуга хокукларын тормышка ашыруга юнәлтелә.
— Гамәлдәге законнар нигезендә, мәктәпкә яки балалар бакчасына алынганда шушында абыйлары яки сеңелләре укыган балалар өстенлеккә ия. Әмма Гаилә кодексында мөһим шарт бар: балаларның яшәү урыны уртак булырга тиеш, – диде Константин Толкачев. — Асылда бу күпчелек балаларга әлеге хокуктан файдаланырга мөмкинлек бирми. Мәсәлән, балаларның төрле адреслар буенча теркәлүе уку йортына керүдән баш тартуга сәбәп булырга мөмкин. Без бу чикләүне бетерергә тәкъдим итәбез.
Киләсе пленар утырышта көзге сессия чорында Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшчәнлеге турындагы мәгълүматны, шулай ук Дәүләт думасыннан кергән федераль закон проектларын карау планлаштырыла.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: