

"Хәтта иң бай муниципалитетның, төбәкнең яисә илнең акчасы һәрвакыт җитми. Әгәр син биш мәктәп төзи аласың икән, синең унны төзисең килә; унны төзисең икән - унбиш кирәк. Шул ук хәл балалар бакчаларына, дәваханәләргә, спорт объектларына, юлларга һәм башкаларга да кагыла.
Бюджет кысалары белән генә чикләнмәс өчен кешеләр дәүләт-шәхси партнерлык механизмын уйлап тапты. Ул үсеш максатлары өчен бюджеттан тыш акчалар тупларга мөмкинлек бирә.
Һәр башлангыч астында без хәзер тиешле дәүләт структуралары вәкилләреннән проект командасын формалаштырабыз һәм бу кешеләр эшкуарларны да яхшы кабул итә. Төбәк Башлыгы боларның барысын да шәхсән үзе җитәкли. Кыскасы, бездә дә күп нәрсә үзгәрде.
Федераллар, сүз уңаеннан, боларның барысын да билгеләп үттеләр инде. Узган елда без Русия Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе буенча дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә норматив-институциональ тирәлек торышы өлешендә илдә беренче урынны алдык.
Эш тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен без аңа, төбәк Стратегик эшләнмәләр үзәгеннән тыш, Башкортстанның Үсеш корпорациясен тоташтырдык. Аның белгечләре бизнес-планнар төзүдә катнаша, экспертиза оештыра, мәйданчыклар сайлый, профильле ведомстволар белән турыдан-туры ярдәм итү һәм багланышларның төрле вариантлары белән сөйләшүләр уздыра. Болар барысы да партнерлык проектларын эшләтеп җибәрү процессын гадиләштерә һәм тизләтә.
Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында Башкортстанда инвестицияләр күләме 40 миллиард сумнан артык булган 36 проект гамәлгә ашыра. Алар арасында Затондагы мәктәп, Мишкә, Гафури һәм Кушнаренко районнарында өлкән яшьтәге кешеләр өчен пансионатлар, шулай ук соңгы елларда республика өчен иң масштаблы транспорт проекты - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы төзү. Мин аның турында сөйләдем: ул башкаланың үзәк өлешен М-5 трассасы белән тоташтырачак. Аның ярдәмендә без шәһәр үзәген бушатабыз һәм аэропорт ягына чыгачакбыз".