+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 гыйнвар 2022, 07:00

Владимир Путин Куба Президенты белән телефон аша сөйләште

Русия Президенты Владимир Путинның Куба Республикасы Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес белән телефоннан сөйләшүе булды.

Владимир Путин Куба Президенты белән телефон аша сөйләштеВладимир Путин Куба Президенты белән телефон аша сөйләште
Владимир Путин Куба Президенты белән телефон аша сөйләште

Ике яклы сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек темасы буенча фикер алышулар үткәрелде. Куба Президенты шушы республикага күрсәтелүче гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Стратегик партнерлык һәм дуслык традицияләре нигезендә ике илнең халыкара аренадагы гамәлләрен алга таба координацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча тыгыз уртак эшкә әзерлек расланды, төрле дәрәҗәдәге элемтәләрне активлаштыру турында сүз барды.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас