

Президент Владимир Путин Санкт-Петербургтагы Пискарево мемориаль зиратында булды һәм анда Ленинградны яклаучыларны - нәкъ 78 ел элек тәмамланган блокада корбаннарын искә алды.
Дәүләт башлыгы туганнар каберенә чәчәкләр салды. Аннары ул мемориалның үзәк аллеясе буйлап узды һәм "Ана-Ватан" монументына венок салды.
Тантана барышында Русия гимны яңгырады. Путин, башын иеп, монумент янында берничә минутка тукталды. Чара "Шел солдат" һәм "От героев былых времен" җырларын башкарган оркестр уены астында хәрби хезмәткәрләр йөреше белән тәмамланды.
Фото: РИА Новости