

дәүләтнең хәрби көчләрен тикшерү кысаларында Русия заманча “Су-35С” истребительләрен Белоруссия аэродромнарына күчерә, дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.
“Көнчыгыш хәрби округының “Су-35С” күп максатлы истребительләре экипажларын Союздаш дәүләтнең хәрби көчлә-рен тикшерү максатында Белоруссия аэродромына күчерү дәвам итә. Экипажларның алга таба очышына һәм ял итүенә әзерлек өчен алар Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлары аэродромнарына төшә”, – дип сөйләделәр ведомствода.
Белоруссиягә килгәч, “Су-35С” экипажлары Союз дәүләтләренең бердәм ПВО системасы эшчәнлеген тикшерү кысаларында кизү тора башлаячак.
Украинага АКШ биргән корал Донбасстагы көч акцияләренә “карт-бланш” алачак боевиклар һәм террорчыларга эләгәчәк, дип белдерде Русиянең Вашингтондагы Илчелеге.
“Дәүләт департаменты һәм Пентагонның матбугат хезмәтләре көн саен диярлек Киев режимына хәрби ярдәм турында тырышлык белән мактана. АКШ власте моны, Америка үлем коралының Украинадагы боевиклар һәм террорчылар кулында булачагын бик яхшы аңлап эшли”, – диелә дипмиссия белдерүендә.
Илчелектә Вашингтонның сәяси һәм матди ярдәме белән неонацистлар, асылда, Донбасста провокацияләр һәм көч акцияләре уздыруда “карт-бланш” алуын билгеләделәр.
Шул ук вакытта, АКШ Украинага искергән корал җибәрә, дип белдерде “Оппозицион платформа – За жизнь” фиркасе депутаты Валерий Гнатенко “Наш” телеканалы эфирында.
Элегрәк “НВ” басмасы хәбәр иткәнчә, Кушма Штатлардан хәрби ярдәмнең чираттагы партиясе белән самолет Киев янындагы Борисполь аэропортына төшкән. Моннан тыш, 90 тонна Америка коралын 22 гыйнварда китергәннәр, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.
НАТО илләре Украинада гаскәрләр урнаштырмаячак, дип белдерде альянсның генеральный секретаре Йенс Столтенберг.
Блок Русия белән “кораллану, хәрби эшчәнлекнең үтәкүренмәлелеге, хәвефне киметү механизмнары һәм Европа иминлегенә мөнәсәбәте булган башка мәсьәләләр турында” сөйләшергә әзер, дип билгеләде Йенс Столтенберг. Әмма НАТО фундаменталь принциплар буенча компромисска бармаячак. Альянс Мәскәүнең иминлек гарантияләре буенча тәкъдимнәр кысаларында Русия белән фундаменталь принциплар буенча компромисска барырга әзер түгел, дип белдерде Йенс Столтенберг CNN телеканалы эфирында.
Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин Урта Азия илләренә бушлай икътисади ярдәм вәгъдә итә. Кытай власте 500 миллион доллар бүләчәк.
Кытай лидеры билгеләп үткәнчә, бүленгән акча “социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру өчен” билгеләнгән.
“Кытай Урта Азия илләренең үз юлы белән баруын хуплый. Без аларның үз суверенитетын, бәйсезлеген, территориаль бөтенлеген яклыйбыз, шулай ук аларның бердәмлеген торгызуда һәрьяклап ярдәм итәчәкбез”, – диде Си Цзиньпин.
Акчалата ярдәм белән Си Цзиньпин шулай ук Урта Азия илләреннән биш мең белгечкә белем алу квоталарын бирәчәк. Мондый хәл ярлылыкны киметүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, шулай ук әһәмиятле өлкәләрдә – сәламәтлек саклау һәм мәгълүмати технологияләрдә квалификация күтәрүгә йогынты ясар дип көтелә.
“Урта Азия дәүләтләре – Кытай” онлайн-саммиты 25 гыйнварда узды һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуга багышланган иде. Анда Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан лидерлары катнашты.
28 гыйнварда Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм челтәр кулланучылары Интернетта үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәү турында онытмасын өчен оештырылган.
Бу датаны билгеләп үтү карары Европа Советы министрлар комитеты тарафыннан кабул ителгән. Ул Европа Советы конвенциясенә “Шәхси мәгълүматларны автоматлаштырылган эшкәртүгә бәйле рәвештә шәхес-ләрне яклау турында” 1981 елның 28 гыйнварындагы Конвенциясенә кул куюның еллыгына туры килә. Кайбер илләрдә бу бәйрәм “Конфиденциальлек көне” дип атала.