

Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта урнашкан Пискарев зиратында булды һәм аның блокадада үлгән абыйсы җирләнгән каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы 78 ел элек тәмамланган Ленинград блокадасы корбаннарын һәм Ленинградны саклаучыларны искә алды. Моннан тыш, Президент «Ватан-Ана» монументына чәчәкләр салды.
Фото: Алексей Даничев / РИА Новости