

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Хәвефсезлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча Президентның махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.
- Русия Хәвефсезлек Советы һәм аның даими киңәшмәсе стратегик планлаштыру документларын әзерләү белән шөгыльләнә. Әмма бүген сүз Советның турыдан-туры җаваплылык зонасы - тышкы сәясәт турында барачак, - диде Владимир Путин. - Чит ил эшләре министрлыгы Русия Федерациясе Тышкы сәясәт концепциясенең яңартылган редакциясе проектын әзерләде. Бу документ, әлбәттә, стратегик планлаштыру документлары категориясенә керә. Чит ил эшләре министрлыгы монда дөньяда барган соңгы үзгәрешләрне исәпкә алды, шул исәптән соңгы елларда халыкара сәясәттә булган җитди үзгәрешләр дә чагылыш тапты.
Фото: kremlin.ru