Русия һәм Кытай үз мөнәсәбәтләрендә үзара мәнфәгатьләрне исәпкә ала, дип сөйләгән Владимир Путин Пекинга визиты алдыннан Кремль сайтында урнаштырылган Синьхуа агентлыгы хәбәрчесенә.
Русия лидеры Кытайга 4 февральдә барырга планлаштыра.
Вдадимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия һәм Кытай глобаль һәм төбәк проблемаларын хәл итү буенча якын позицияләрне били.
"Безнең илләр бүгенге гади булмаган халыкара шартларда тотрыклыландыручы мөһим роль уйный, бу системага гадел, инклюзив характер бирү өчен дәүләтара мөнәсәбәтләр системасын демократлаштыру процессларына ярдәм итә", - дигән ул.
Фото: РИА Новости сайтыннан.