

"Русиядә локдауннар булмаячак", - диде Русия Президенты Владимир Путин. Аның сүзләренчә, ул Премьер Михаил Мишустин белән коронавирус темасы турында фикер алышкан. "Кичә кич белән бу тема турында Хөкүмәт Рәисе белән сөйләштек. Хөкүмәтнең ниндидер өстәмә чикләүләр кертергә планнары юк", - диде Президент.
Путин сүзләренчә, тиздән Русиядә "кешеләргә үз хезмәт эшчәнлеген тыныч дәвам итәргә мөмкинлек бирү өчен" COVID-19 авырулары белән элемтәгә керүчеләргә карата чикләүләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер чикләүләр белән бәйле хәл профсоюзларда борчылу уята.
"Эш бирүчеләрнең дә, профсоюзларның да билгеле бер куркулары бар, чөнки бу очракта эш бирүчеләр үзләренә эшче куллар булуын тәэмин итәргә тели, ә профсоюзлар кешеләрнең тулыкыйммәтле хезмәт хакы алу мөмкинлеге өчен борчыла", - дип аңлатты Президент.
Фото: glavpost.com