+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 февраль 2022, 12:04

Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең “Facebook”тагы сәхифәсендә пост урнаштырган. Анда ул түбәндәгеләрне язган.

Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юкҮткәнен белмәгәннең – киләчәге юк
Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк

“Сирәк кенә эләккән ял вакытында мин үзебезнең дәүләт идарәсенең тарихи тәҗрибәсен өйрәнергә тырышам, аның бүгенге чынбарлык белән элемтәсен ачыкларга, аның безнең өчен гамәлдә нәрсә белән кыйммәтле булуын аңларга тырышам.

Хәзер Русия икътисады алдында яңа технологик нигездә сәнәгать үсешен тәэмин итү бурычы тора. XIX-XX гасырлар чигендә дә аграр секторга йөз тоткан үсешнең элекке моделе искергән һәм гаять зур дәүләткә индустриализация кирәклеге ачыкланган.

Төп реформаларга ул вакытта Сергей Юльевич Витте көчен салган. 1892 елдан - тимер юллар министры, 11 ел финанс министры вазыйфасын биләгән, ә аннары Комитет һәм Министрлар советы рәисе булган. Ул чит ил кешеләренең Русиядә инвестицияләр белән кызыксынуын арттырган атаклы акча реформасын үткәрә, аның вакытында машиналар җитештерү базасында сәнәгать үсеше һәм икътисадның шәхси секторын үстерү башлана. Витте идеяләрен Петр Аркадьевич Столыпин дәвам итә.

Үзгәрешләрнең башлангыч ноктасы булып транспорт системаларын үстерү, шул исәптән Транссебер магистрален төзү хезмәт иткән. Тимер юллар Русиянең икътисади районнарын бәйли, бу җитештерүне ил территориясендә тигез урнаштырырга мөмкинлек бирә, яңа ресурс базалары җәлеп ителә. Транспорт мәсьәләсен хәл итү металлургия һәм төзелеш секторларын активлаштыра - күперләр өчен рельслар, паровозлар, вагоннар, шпал, металл конструкцияләр ясала.

Витте дәүләтнең үз нигезен тәшкил итәчәк шәхси секторны стимуллаштыру өчен икътисадка акча салырга тиешлеген аңлый. Әмма, хәтта дәүләт бюджетының еллык артуына карамастан, 10 процеттан артыкка акча җитми - һәм Витте чит ил капиталын җәлеп итүгә ставка ясый. Чит ил техникасын һәм җиһазларын китерү модернизациянең мөһим факторына хезмәт итә.

Мондый реформалар базасында сәнәгать революциясе нәтиҗәсендә Русия алдынгы индустриаль державалар бишлегенә керде. Аның дөньякүләм сәнәгать җитештерүендә өлеше якынча 2 процентка арткан. Шуннан бирле йөздән артык ел узды, әмма икътисадтагы җитди структур үзгәрешләр темасы бүген дә актуаль, ә транспорт инфраструктурасы аның драйверы булып кала, шуңа бәйле производстволар үсешен стимуллаштыра. Безнең республика мисалында без шул ук төп рольне магистральләр төзүдә күрәбез - хәзер инде тимер юлларны гына түгел, автомобиль юлларын да.

Шул ук вакытта алга киткән логистика безгә чит ил инвесторлары өчен файдалы шартлар тудырырга һәм экспорт потенциалын арттырырга мөмкинлек бирә. Узган ел ахырына без тышкы сәүдә әйләнешен 21,5 процентка (3,7 миллиард долларга кадәр) арттырдык, эре цемент заводы ачтык - һәм Башкортстанның сәнәгать җитештерүе индексы соңгы ун елда, ил буенча уртача дәрәҗәне 2,2 процентка узып, иң югары күрсәткечкә - 107,5 процентка җитте. Киләсе этап - сәнәгатьне инновацион юнәлешләргә җайлаштыру. Ләкин бу инде башка сөйләшү темасы...

Ышанам ки, хәзер дә, XXI гасырда да, без, үткән заман тәҗрибәсенә таянып һәм киләчәк буыннар иминлеге өчен платформа төзеп, зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез!
Барыгызга да сәламәтлек, яхшы якшәмбе көне телим!”

 

Фото: Андрей Назаровның “Facebook” сәхифәсеннән. 

Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк
Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк
Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк
Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас