-- Минемчә, фикер алышу өчен идеяләр һәм тәкъдимнәр, һәрвакыттагыча, күп тупланды һәм, һичшиксез, аларның тирәнтен, предметлы анализлау, эзләү һәм кирәкле карарлар кабул итү бөтен судьялар корпусы өчен һәм, әлбәттә, безнең җәмгыять өчен, бөтен ил өчен мөһим. Чөнки сезнең эшегездә икенчел мәсьәләләр юк, сезнең эшчәнлекнең барлык аспектлары турыдан-туры гадел хөкем, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау һәм зур иҗтимагый һәм дәүләт әһәмиятенә ия, - диде Владимир Путин.
Быел Югары Суд төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага әзерлек инде бара, һәм юбилей чаралары агымдагы елның ноябрендә узачак X Бөтенрусия судьялары съездына планлаштырылган.
Фото: kremlin.ru