+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 февраль 2022, 06:30

Ниинисте Путинда нинди үзгәрешләр күргән?

Финляндия Президенты Саули Ниинисте Русия Президенты Владимир Путинның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр турында сөйләгән. Ул Spiegel басмасына биргән интервьюда үзе күргән нюанслар белән уртаклашкан.

Ниинисте Путинда нинди үзгәрешләр күргән?Ниинисте Путинда нинди үзгәрешләр күргән?
Ниинисте Путинда нинди үзгәрешләр күргән?

Фин лидеры хәбәр иткәнчә, узган елның икенче яртысында Русия Президенты халыкара сәясәт мәсьәләләрендә кыюрак һәм игътибарлырак була башлаган.
Ниинисте фикеренчә, Путин евро-атлантик мөнәсәбәтләрендә ниндидер алга китеш барганын тойган, шуңа күрә ул, куелган максатларга ирешү өчен, агымдагы эшләр торышын кулланырга булган.
Фин Президенты шулай ук Русия таләпләренә бәйле хәлдә Украина Көнбатыш игътибарын җәлеп итү өчен җайлашырга мөмкин дип фаразлады. Әмма соңыннан Ниинисте нәкъ менә Украина мәсьәләсе төп мәсьәлә булып тора, һәм аны Минск килешүләре юлы белән хәл итү сәясәтнең өстенлекле бурычы булып тора, дип билгеләде.

Фото: .Vesa Moilanen / Lehtikuva / Reuters

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас