Көн тәртибендә — узган елда төбәкнең финанс контроле буенча әйдәп баручы органның эш нәтиҗәләре.
“Сез минем өчен – республика тормышының барлык өлкәләрен үстерүдә аерым роль уйный торган мөһим күзәтчелек органы. Сез бюджет чараларын ышанычлы контрольдә тотучы компетентлы профессионалларның шактый бердәм командасы. Нәкъ менә сезнең аналитика үз җинаять гамәлләре белән республика үсешенә комачаулаган кешеләрдән арынырга ярдәм итә.
Республиканың Контроль-хисап палатасы лаеклы рәвештә илнең иң яхшы финанс контроле органнары арасына керә. Рейтинг буенча ул Русия Федерациясендә өченче урында тора. Бу - бик яхшы күрсәткеч.
Алда зур планнар тора. Башкортстан хәзер — үзе бер зур төзелеш. Күп юнәлешләр буенча мондый төзелеш күләме беркайчан да булганы юк иде. Болар — сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт объектлары, юл төзелеше һәм башкалар. Без Уфаның 450 еллыгы алдында торабыз. Бу вакыйгага Русия Президенты Владимир Путин федераль статус бирде. Һәм бу бәйрәм шулай ук яңа объектлар төзүнең зур күләмен күз алдында тота. Безнең төп бурыч – зур авырлык белән килә торган һәр сум эшкә тотылсын һәм нәтиҗәле булсын.
Сезнең эшчәнлекнең төп күрсәткечләре турында сөйләсәк, узган елда Контроль-хисап палатасы ачыклаган хилафлыкларның гомум суммасы — 33 миллиард сум. Бу барысы да урланган дигән сүз түгел. Әмма бу акчалар закон нигезендә файдаланылмаган. Һәр өченче закон бозу – бюджетларны формалаштыру һәм үтәү вакытында. Алга таба — бухгалтерия белән 8,5 миллиард сумлык махинацияләр. Тагын 3,5 миллиард сум — мөлкәт белән нәтиҗәсез идарә итү. 2,4 миллиард сум — сатып алулар вакытында хокук бозулар. 20 җинаять эше кузгатылган. 43 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. 15 кеше эштән җибәрелгән.
Безнең уртак эшебез хокук бозуларның санын һәм күләмен киметергә ярдәм итәр дип ышанам.
Алга таба да дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципалитетларның финанс дисциплинасын арттыру мөһим”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru