+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 февраль 2022, 06:00

Донбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башлады

Русия территориясенә эвакуациягә килгән Донбасс халкы һәркемгә 10 мең сумлык түләүләр ала башлады.

Донбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башладыДонбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башлады
Донбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башлады

Русиягә килүче Донбасс халкына матди ярдәм турында Русия Президенты Владимир Путин хәбәр иткән иде. Ул Хөкүмәткә Донбасстан килгән һәр кешегә оператив рәвештә унар мең сум түләргә кушты.

"Хәзерге вакытта без бу акчаларны түләүгә керештек инде. Без эшне килгән кешеләр бу акчаларны якын арада ала алырлык итеп оештырабыз", - дип белдерде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян.

Элегрәк билгеле булганча, Донбасстан килүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен федераль бюджеттан Ростов өлкәсенә биш миллиард сум бүлеп бирелгән.

 

Фото: ria.ru

Донбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башлады
Донбасс халкы Путин вәгъдә иткән түләүләрне ала башлады
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас