+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 февраль 2022, 14:41

"Сәламәтлегегезне саклагыз..."

Русия Президенты Владимир Путин Русия паралимпиячеләре белән очрашты. XIII кышкы Паралимпия уеннары Пекинда 4-13 мартта узачак.

"Сәламәтлегегезне саклагыз...""Сәламәтлегегезне саклагыз..."
"Сәламәтлегегезне саклагыз..."

Русия Президенты Владимир Путин Русия җыелма командасын Паралимпия ярышларында барлык эпидемиологик чараларны катгый үтәргә чакырды һәм хакимият спортчыларның медицина хәвефсезлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәген вәгъдә итте.

- Без сезнең һәрберегез өчен борчылабыз, кадерле дуслар. Шуңа күрә барлык паралимпиячеләребездән дә эпидемия белән бәйле медицина күрсәтмәләрен үтәвегезне сорыйм, - диде Путин Пекиндагы XIII кышкы Паралимпия уеннары башланыр алдыннан паралимпиячеләр белән очрашуда.

Ул шулай ук Хөкүмәт һәм Русия Паралимпия комитеты моның өчен бөтен көчен куярга һәм барлык шартларны тәэмин итәргә тиеш, дип ассызыклады.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас