+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 февраль 2022, 15:02

"Якын арада без беренче эвакуацияләнүчеләрне кабул итәчәкбез..."

Башкортстан Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән 2 мең кешене кабул итәчәк. Бу хакта атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Якын арада без беренче эвакуацияләнүчеләрне кабул итәчәкбез...""Якын арада без беренче эвакуацияләнүчеләрне кабул итәчәкбез..."
"Якын арада без беренче эвакуацияләнүчеләрне кабул итәчәкбез..."
- Кечкенә балалары булган гаиләләр өйләреннән чыгып, билгесезлеккә китәләр, дип күз алдына китерү юә куркыныч. Бу - кешеләр өчен коточкыч фаҗига, - дип ассызыклады Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә. - Якын арада без беренче эвакуацияләнүчеләрне кабул итәбез, бу якынча 2 мең кеше. Без алар өчен вакытлыча урнашу пунктларын җәелдердек инде. Өлкән кешеләрнең, хатын-кызларның, балаларның яшәү шартларына аерым игътибар бирү мөһим. Укучылар республикада үз белемнәрен дәвам итү өчен барлык кирәкле уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителергә тиеш.

Башкортстан Башлыгы муниципалитет җитәкчеләренә пунктларның эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итүгә әзерлеген шәхсән тикшерергә кушты. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук бу республикалар гражданнарын урнаштыру өчен шифаханәләр әзерләргә тиеш.

– Бу бик катлаулы эш, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә эвакуацияләнүчеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән Башкортстан халкының безнең белән теләктәшлеге аеруча куанычлы.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас