+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 февраль 2022, 04:55

Русия Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген таныды

Русия Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасының бәйсезлеген таныды. Моның өчен Русия Иминлек советы әгъзалары бертавыштан уңай фикерен белдерде.

Русия Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген таныдыРусия Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген таныды
Русия Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген таныды

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгате уңаеннан илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырылды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга үз игълан ителгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

“Бөтен халык исеменнән республикаларыбызны бәйсез, демократик, хокукый, социаль дәүләтләр дип тануыгызны сорыйбыз”, - дип белдерде алар. Шулай ук алар республикалар белән Русия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү мөмкинлеген карауны сорады, ул, шул исәптән, оборона өлкәсендә хезмәттәшлекне дә күздә тотачак.

Иминлек советы утырышы дәүләт телеканалының туры эфирында узды. Барлык каналларда трансляцияләнгән халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаганда, Донбасстагы хәл куркыныч төс алды, дип белдерелде. Владимир Путин, шулай ук, Украинаны “марионетка режимы булган колония” дип атады, властьны халыкка һәм гражданнарга карата репрессияләрдә гаепләде.

“Инде күптән өлгергән карарны кабул итәргә кирәк дип саныйм - Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасының бәйсезлеген һәм суверенитетын кичекмәстән танырга”, - дип йомгаклады Владимир Путин.

Русия Президенты Донецк Халык Республикасын һәм Луганск Халык Республикасын тану турындагы указларга кул куйды. Документларны, шулай ук, республика башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник имзалады.

Русия хәрбиләре Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә тынычлыкны тәэмин итәргә тиеш булачак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның хокукый мәгълүмат порталында бастырылган указларында әйтелә. Аларга ярашлы, хәрбиләр бу функцияләрне дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүләр төзегәнгә кадәр башкарачак.

Республикаларның суверенитетын һәм бәйсезлеген танудан тыш, указларда Русия Тышкы эшләр министрлыгына "Донецк ягы" һәм "Луганск ягы" белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру турында сөйләшүләр алып бару йөкләмәсе бирелә. Шулай ук Русия дипломатик ведомствосына башкарма властьның кызыксынган органнары катнашлыгында Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүләр проектларын әзерләү турында сөйләшүләр үткәрү йөкләнгән.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас