Трансляцияне "Россия-24" телеканалы алып барды. Дәүләт башлыгы Донбасс республикалары территориясендә Русия Кораллы Көчләренең махсус операциясе башлануы турында белдерде.
"Донбассның халык депутатлары Русиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул иттем. Аның максаты — сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллауга, геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау, һәм моның өчен без Украинаны демилитарлаштырырга һәм денацификацияләргә, шулай ук тыныч халыкка, шул исәптән Русия гражданнарына, каршы күпсанлы җинаятьләр кылган кешеләрнең судка бирелүенә омтылачакбыз», — диде Владимир Путин, гражданнарга мөрәҗәгать итеп.
Гаскәрләрне кертү турында карар ДНР һәм ЛНР белән имзаланган дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итү турындагы килешүләргә ярашлы рәвештә кабул ителде. Дәүләт башлыгы Донбассадагы вакыйгаларны фаҗигале дип бәяләде.
Президент Владимир Путин имзалаган карарлар белән Русия ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген таныды. Элегрәк бу хакта Русиянең Иминлек советы әгъзалары бердәм тавыш белән белдерде. 21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә, илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы булды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга республикаларның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Фото: ria.new