

“Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставының 51нче мәддәсе нигезендә, Федерация Советы санкциясе белән минем тарафтан махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул ителде... Без Украинаның демилитаризациясенә һәм денацификациясенә омтылачакбыз”, – диде Владимир Путин “Россия-24” каналы эфирында.
Президент билгеләп үтүенчә, бу мәсьәлә буенча ул “парламентның консолидацияләнгән позициясенә” исәп тота.
“Без Украинаның демилитаризациясенә һәм денацификациясенә омтылачакбыз. Шулай ук, тыныч халыкка, шул исәптән Русия Федерациясе гражданнарына каршы күпсанлы канлы җинаятьләр кылган кешеләрне судка тапшырачакбыз.
Беркемдә дә Русиягә турыдан-туры һөҗүм итү потенциаль агрессор өчен тар-мар итүгә һәм коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәгенә шик булырга тиеш түгел”, –дип ассызыклады Владимир Путин.
22 февральдә Русия Луганск һәм Донецк халык республикалары белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында ике килешүгә кул куйды.
Элегрәк Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Владимир Путинга Украина Кораллы Көчләре тарафыннан кылынучы агрессияне кире кагуда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Үз хатларында алар, Русиянең республикаларга ярдәменнән башка гуманитар һәлакәт башланырга мөмкин, дип белдерде.
21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгате уңаеннан илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырылды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга үз игълан ителгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Бөтен халык исеменнән республикаларыбызны бәйсез, демократик, хокукый, социаль дәүләтләр дип тануыгызны сорыйбыз”, – дип белдерде алар. Шулай ук алар республикалар белән Русия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү мөмкинлеген карауны сорады, ул, шул исәптән, оборона өлкәсендә хезмәттәшлекне дә күздә тотачак.
Русия Президенты Донецк Халык Республикасын һәм Луганск Халык Республикасын тану турындагы указларга кул куйды. Документларны, шулай ук, республика башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник имзалады.
Русия хәрбиләре Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә тынычлыкны тәэмин итәргә тиеш булачак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның хокукый мәгълүмат порталында бастырылган указларында әйтелә. Аларга ярашлы, хәрбиләр бу функцияләрне дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүләр төзелгәнгә кадәр башкарачак.
Башкортстанда Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча оператив штаб төзелде. Башкортстан Донбасс республикаларында яшәүче ике мең чамасы кешене – хатын-кызларны, балаларны һәм картларны кабул итәргә әзерләнә. Аларны Башкортстанда 25 кабул итү пунктында урнаштырачаклар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.