

"Путин бүген Ново-Огаревода эшли. Алда берничә халыкара телефон сөйләшүләре көтә. Аннары көн дәвамында Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә планлаштырылган. Без бу чара башында Президентның кереш сүзләрен дә төшереп калдырмыйбыз. Бу телевизордан күрсәтеләчәк. Алга таба да көн дәвамында киеренке эш», — диде ул.
Киңәшмә башында Президент Украинада махсус операция барышында Русия хәрбиләренең батырларча һәлак булулары турында белдерер дип көтелә, дип билгеләп үтте Песков.
2 мартта Русия Оборона министрлыгы Украинаның демилитаризациясе буенча махсус операция барышында Русия гаскәрләренең югалтуларын беренче тапкыр ачты. Ведомствоның рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар саны 24 февральдән башлап — 498 кеше, мең ярымнан артык хәрби җәрәхәтләр алган.
Фото: Alexei Druzhinin / Reuters