+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 март 2022, 11:00

"Соңгы өч ел өчен йөз кызарырлык түгел"

"Бердәм Русия" паптиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсенең конференциясе уза.

"Соңгы өч ел өчен йөз кызарырлык түгел""Соңгы өч ел өчен йөз кызарырлык түгел"
"Соңгы өч ел өчен йөз кызарырлык түгел"

Бүген "Торатау" Конгресс-холлында "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсендә "Старт 24" дигән баш астында зур конференция узды. Анда республика Башлыгы, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Радий Хәбиров катнашты.

- Хөрмәтле конференциядә катнашучылар! Сүзне рәхмәт сүзеннән башларга телим. Соңгы өч елда без бер команда булып, бердәм булып эшләдек.

Без Русия Президентының Украинадага операциясен тулысынча хуплыйбыз. Андагы халыкка ясалган басым туктатылырга тиеш. Кызганычка каршы, бу операция республикага да югалтулар алып килде. Украинада һәлак булган ике якташыбызның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Без аларның гаиләләрен ярдәмнән ташламаячакбыз.

Безнең партия һәрвакыт алгы сафта. Нинди генә авырлык булса да, безнең партия һәрвакыт үзен беренчеләрдән булганлыгын күрсәтә. Әле генә коронавирус белән көрәшә идек, хәзер югарыда әйтелгән хәлләргә бәйле без янә ярдәмгә ашыгабыз. Күптән түгел генә без Луганск һәм Донецк халкына ярдәм олавы озаттык. Кызганычка каршы, илгә мәгълүмати басым да ясала. Гади халык махсус таратылган ялган мәгълүматны дөрес дип кабул итә. Безгә бу җәһәттән халык белән эшләргә кирәк.

Без барлык социаль мәсьәләләрне дә хәл итәчәкбез. Спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерәчәкбез. Бу җәһәттән партия алгы сафта булырга тиеш. Безнең артта - 4 миллионнан күбрәк кеше. Алар яхшы тормышка лаек. Соңгы өч ел өчен йөз кызарырлык түгел. Киләчәктә дә җиң сызганып эшләрбез, дип өметләнәм, - диде Радий Хәбиров.

"Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров чыгышында үткән сайлауларга игътибар бирде. Анда республикада яшәүчеләрнең 66,6 проценты "Бердәм Русия" партиясенә тавыш бирде. Бу халыкның партиягә булган ышанычы турында сөйләвен ассызыклады ул.

Рөстәм Марат улы волонтерлык хезмәтенә дә тукталды. Пандемия вакытында партия, колл-үзәк оештырып, халыкка ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, "Теләкләр чыршысы" акцисе дә киң колач җәеп үтте. "Такси заботы" акциясе вирус таралганда табибларның алыштыргысыз ярдәмчесе булды. Урал аръягында урманнар янганда да, җәй Чакмагыш районында давыл корылмаларны җимергәч тә партия вәкилләре ярдәмнең алгы сафларында булды.

"Бердәм Русия" партиясенең республикадагы төбәк бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аеткулова да партиянең эшчәнлеген югары бәяләде. "Соңгы вакыйгаларга бәйле халык бик борчыла. Алар властьның бу җәһәттән ни рәвешле ярдәмгә килүен белми. Безгә шушы өлкәдә эшне тагын да җанландырырга кирәк. Бердәм булсак кына без көчле. Бердәмлектә - көч", - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас