Төгәл ике атна Русия Луганск һәм Донецк халык республикаларын саклау һәм яклау буенча алып барылган махсус операция һәм шуңа бәйле аерым Көнбатыш һәм Европа илләре безгә карата кабул иткән санкцияләр шартларында яши. Бу җәһәттән узган вакыт эчендә ил Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан, шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә финанс-икътисади тотрыклылыкны саклау, социаль киеренкелеккә юл куймау, санкцияләр шартларында үз җитештерүчеләребезгә һәм халыкка ярдәм күрсәтү, дәүләт хәвефсезлеген, иминлеген ныгыту һәм көчәйтү максатында байтак мөһим стратегик карарлар кабул ителде. Аларның кайберләре белән сезне таныштырырга өлгердек тә инде.
Узган атнада исә ил Хөкүмәте бу юнәлештә тагын берничә мөһим карар кабул итте. Аерым алганда, Премьер-министр Михаил Мишустин аграрийларга ташламалы кредитлар бирү өчен өстәмә рәвештә 5 миллиард сум бүлү турында күрсәтмәгә кул куйды. Акчалар агросәнәгать комплексы предприятиеләренә акча бүлүче кредит оешмаларын субсидияләүгә юнәлтеләчәк. Узган елда бу максатта 90 миллиард сум чамасы бүленгән булган. Быел өстәмә финанс бүлү исә Үзәк банк билгеләгән төп ставка күтәрелү белән бәйле. Акча Хөкүмәтнең Резерв фондыннан алыначак. Әйткәндәй, моңа кадәр ил Хөкүмәте аграрийлар өчен кредит каникуллары булдырган иде.
Русия Хөкүмәте шулай ук илнең тиз түләүләр системасыннан файдаланучы кече һәм урта бизнеска компенсация бирү программасын да ярты елга озайтты. Бу максатта Резерв фондыннан 500 миллион сум бүленә. Акчалар предприятиеләрнең шушы елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр чорда тиз түләү системасыннан файдаланган өчен банк комиссияләрен каплатуга юнәлтеләчәк.
Премьер-министр Михаил Мишустин янә дә илебез автомобиль җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатында аларга үтилләштерү җыемнарын түләүне кичектереп торырга рөхсәт бирүче карарга кул куйды. Аңа ярашлы, тармак предприятиеләренә елның 1-3 кварталлары өчен үтилләштерү җыемнарын декабрьгә кадәр кичектерү мөмкинлеге бирелә. Әлеге түләүләрне кичектерү предприятиеләрнең әйләнештә-ге акча дефициты проблемасын хәл итү һәм хезмәткәрләргә эш хакы түләүдә тоткарлыкларга юл куймау өчен эшләнә. Бу карар биш меңнән күбрәк кеше эшләүче автопром предприятиеләренә һәм аларның ярдәмче компанияләренә кагылачак.
Дәүләт думасы да узган атнада үткән пленар утырышында ил икътисадын тотрыкландыруга һәм санкция шартларында гражданнарны яклауга юнәлтелгән мөһим закон актлары кабул итте. Аерым алганда, кайбер чит илләр тарафыннан кабул ителгән санкцияләр шартларында Русия Хөкүмәтенә, кирәк дип табыла икән, шунда ук пенсиягә өстәмә түләү күләмен арттыру һәм аны өстәмә индексацияләү, минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләмен үзгәртү турында карар кабул итү хокукы бирелде.
Хөкүмәт, төбәк властьлары һәм муниципалитетлар карарына ярашлы, дәүләт сатып алу шартлары да яңадан карала алачак. Шулай ук закон белән агымдагы елга кече һәм урта бизнес субъектларын, 2024 ел ахырына кадәр аккредитацияләнгән IТ оешмаларны планлы тикшерүгә мораторий кертү мөмкинлеге дә билгеләнә.
Закон, шулай ук, гражданнарга кече һәм урта бизнес субъектларына быел кредит каникуллары бирү мөмкинлеген дә күздә тота, гәрчә алар бу мөмкинлектән пандемия чорында файдаланган булса да.
Президент Владимир Путин исә физик берәмлекләргә бер банктан икенчесенә акча күчергәндә үзләре катнашлыгыннан тыш та исәп ачу хокукы бирүче указга кул куйды. Икенче указы белән исә дәүләт башлыгы 10 мең доллардан да күбрәк суммада кулакча валютасын Русиядән алып чыгуны тыйды.
Янә бер мөһим карар: Русиянең Кораллы Көчләренең эш-гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан һәм Русиягә каршы санкцияләр кабул итәргә чакырган өчен хәзер 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный ала. Русиянең Җинаять кодексына тиешле төзәтмәләрне Дәүләт думасы депутатлары өченче укуда кабул итеп, аны ил Президенты Владимир Путин раслады.
Бер үк вакытта, санкцияләргә бәйле социаль-икътисади киеренкелеккә юл куймау, аның кире нәтиҗәләрен төбәк икътисады һәм гражданнар яшәешендә мөмкин кадәр киметү, болар белән бергә гаять авыр һәм катлаулы хәлдә калган Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм оештыру максатында соңгы ике атнада Башкортстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә дә бик күп мөһим һәм көнүзәк карарлар кабул ителде. Аларның төбәктә социаль-икътисади тотрыклылыкны һәм җитештерү күрсәткечләрен саклау юнәлешендә Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгәннәре хакында гәзитнең дүртенче битендә урын алган “Икътисади күзәтү”дә җентекле мәгълүмат бирелә. Түбәндә исә Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм мәсьәләләренә, безнең якташларыбызның хәрби батырлыкларына аерым тукталып үтәсе килә.
4 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб төзү турында күрсәтмәгә кул куйды. Аның составына төбәк Хөкүмәте әгъзалары, Башкортстан Башлыгы Хөкүмәтеннән вәкилләр, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре керде. Штабны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе җитәкләде.
Шул ук көнне Башкортстан халкы Уфадан Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә 75 тонна гуманитар ярдәм озатты. Гуманитар ярдәм җыюны “Бердәм Русия” партиясенең урындагы 63 бүлекчәсе активистлары оештырды.
Безнең республикада җитештерелгән он, шикәр, көнбагыш мае, ит консервалары, җылы киемнәр, урын кирәк-яраклары төялгән олау кичә билгеләнгән урынга барып җитте.
— Әлеге катлаулы вакытта Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә мотлак ярдәм күрсәтергә кирәк. Без аларга беренчегә генә ярдәм кулы сузмыйбыз. Иң катлаулы вакытларда без һәрвакыт алар белән бергә булдык. Луганск — безнең өчен изге урын, анда легендар комдив, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәлак булган һәм җирләнгән. Донбасс халкы Бөек Ватан сугышында һә-лак булган безнең солдатларның каберләрен һәрвакыт карап, тәртиптә тота, — диде әлеге чарадагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы гуманитар ярдәмне җыюга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, гуманитар ярдәм белән чираттагы колонна төбәк Хөкүмәте ярдәме белән оештырылачагын сызык өстенә алды.
Әйтергә кирәк, шул ук көнне “Торатау” Конгресс-холлында үткән “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясендә дә махсус операция һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларында
яшәүчеләргә ярдәм мәсьәләләре үзәк урында булды.
— Беренче чиратта, сезгә югары гражданлык позициясе, патриотлык һәм түземлек күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде, конференция эшендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — Без ил җитәкчесе карарларын бертавыштан хуплыйбыз. Русия Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарын, һичшиксез, хуплыйбыз. Һәм Кораллы Көчләребез нинди генә хәл-шартларда да йөкләтелгән бурычларны уңышлы башкарып чыгар, дип ышанабыз.
Безнең партия һәрвакыт алгы сызыкта кала. Узган ике елда күпме көчне коронавирус белән көрәшкә юнәлттек. Хәзер исә безнең алда чираттагы бурыч тора һәм без аны лаеклы үтәп чыгарга тиеш.
Бүген безгә коточкыч дәрәҗәдә мәгълүмати атака ясала. Безнең Президентның, Кораллы Көчләрнең эш-гамәлләрен бозып күрсәтергә тырышалар. Безнең тарихыбызны, гомумән, безнең бөтен эшебезне пычратмакчылар. Безгә әлеге мәгълүмати сугышка каршы торырга өйрәнергә кирәк. Медиакиңлектә алып барылачак озайлы көрәшкә әзер булу зарур. Бу — алдагы чорга безнең партия алдында торган мөһим бурычларның берсе.
Без 4 миллионлы Башкортстан халкы өчен җаваплы. Кешеләребез бездән тормышның тыныч, имин булуын, барлык социаль йөкләмәләрнең дә үтәлүен көтә. Иң мөһиме — соңгы өч елда ирешелгән үсеш темпларын саклау зарур. Бу — гадәти булмаган, әмма кызыклы һәм күпмедер дәрәҗәдә интеллектуаль да бурыч. Һәм без аны мотлак тормышка ашырырга тиеш. Без барысын да булдырачакбыз.
Кызганычка каршы, бер генә хәрби операция дә корбаннарсыз булмый. Әлеге хәрби операциядә ике якташыбызның гомере өзелде. “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе конференциясендә батырларча һәлак булган өлкән лейтенант Алексей Кондратьевны һәм өлкән сержант Кузьма Николаевны бер минут тынлык белән искә алдылар.
6 мартта исә Зианчура районының Исәнгол авылында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган өлкән лейтенант Алексей Кондратьевның җәсәде җир куенына тапшырылды. Аның белән хушлашу матәмендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Зианчура районы хакимияте башлыгы Дәмин Юланов, хәрби офицерның туганнары, якыннары, дуслары, якташлары катнашты.
Алексей Кондратьевның әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тирән кайгы уртаклашуын белдерде.
— Алексей Михайловичка нибары 25 яшь иде. Бик кызганыч. Әмма без бүген аңа һәм меңләгән шундый егеткә зур рәхмәт белдерергә тиеш. Чөнки алар безнең илебезне саклый, үзләренең хәрби бурычын үти, — диде чыгышында Радий Фәрит улы.
Башкортстан җитәкчесе Зианчура районы хакимияте башлыгына Алексей Кондратьевның исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
— Аның турында якты хәтерне мәңгеләштерү һәм гаиләсенә ярдәм күрсәтү өчен без барысын да эшләячәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Алексей Кондратьевның хатыны һәм кечкенә улы калды...
...Безнең илебез халкы барлык афәтләрне дә, янауларны да, сугышларны да, беренче чиратта, бердәмлек белән җиңгән. Күренүенчә, язмыш безне чираттагы тапкыр бердәмлектә, оешканлыкта сыный. Иманым камил, бу юлы да сынатмабыз, ялган һәм коткы таратучылар, санкцияләр басымына бирелмәбез, үз сүзебезне сүз итәрбез! Уртак Ватаныбыз өчен катлаулы вакытта ил җитәкчелеге билгеләгән юлдан тайпылмыйча, бер йодрык булып, чын ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтик!
“Йөкләмәләр үтәлергә тиеш!”
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Чара ил Хөкүмәтенең Координацион үзәгендә видеоконференция төрендә узды. Көн тәртибендә – чит илләр Русиягә карата санкцияләр кертүгә бәйле рәвештә социаль-икътисади хәлне тотрыкландыру өчен күрелүче ярдәм чаралары.
Вице-премьер билгеләп үтүенчә, Координацион үзәк базасында предприятиеләрнең, шулай ук, социаль әһәмиятле товарларның запасы, сату күләмнәре һәм ваклап сату бәяләренең көндәлек мониторингы алып барыла. Бу санкцияләрнең икътисадка йогынтысын, нәтиҗәләрен оператив һәм объектив бәяләргә, аларны минимальләштерү өчен оператив гамәлләр кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, бүген төп максат – үз өстебезгә алган йөкләмәләрне үтәүне, төзелешләрне дәвам итү, икътисадны эшләтү. Безгә бушап калган киштәләрне үзебездә җитештерелгән товарлар белән тутырырга кирәк. Бу яктан Идел буе федераль округы субъектларының мөмкинлеге зур, монда эре сәнәгать кластерлары урнашкан.
Илебезгә санкция басымы нәтиҗәсендә килеп туган шартларны яңа мөмкинлекләр буларак карарга, үсеш өчен өстәмә импульс буларак кулланырга һәм киләчәктә хәлне үзгәртүнең теләсә нинди сценариена әзер булырга кирәк. Округның куәте, фәндә, мәгарифтә, сәнәгатьтә, IT-өлкәдә булган компетенцияләрне кулланып, импортны алыштыру өлкәсенә җәлеп ителергә тиеш.
Киңәшмәдә төбәк башлыклары урыннарда кабул ителүче бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләде һәм аеруча мөһим проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертте.
Мәсәлән, Башкортстанда коронавирус пандемиясе чорында төзелгән Икътисадка ярдәм һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча кризиска каршы штаб эшен яңадан башлап җибәрде, төрле тармак вәкилләре катнашлыгында кризиска каршы тору комитетлары төзелде.
Коронавируска каршы көрәш чорында республика җитәкчелеге банклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыра алды. Шуларның иң эреләре белән икътисадны кредитлау чараларын максималь гамәлгә ашыруга юнәлтелгән тиешле меморандумга кул куелды.
Илдар Фазлетдинов.