+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Марта 2022, 18:08

Республикада кайсы предприятиеләр импортны алыштыруга әзер?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Россия 24" телеканалы эфирында республикада кайсы предприятиеләрнең импортны алыштыруга әзер булуы турында сөйләде.

Республикада кайсы предприятиеләр импортны алыштыруга әзер?Республикада кайсы предприятиеләр импортны алыштыруга әзер?
Республикада кайсы предприятиеләр импортны алыштыруга әзер?

ХӘБӘРЧЕ: Башкортстанда импортны алыштыру һәм тәэмин итү буенча үзәк булдыралар. Шулай итеп республика хакимияте Көнбатыш санкцияләре шартларында урындагы предприятиеләргә яңа тәэминатчыларны сайлауда ярдәм итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең белән элемтәдә. Башкортстан хакимиятенең бүген бизнеска ничек ярдәм итүе турында сөйләшәбез. Әйдәгез, үзәкнең эшенә тукталыйк. Беренче чиратта аның алдында нинди бурычлар торачак?

Радий ХӘБИРОВ: Чыннан да, без хәзер һәр предприятие белән аралашабыз. Техникага хезмәт күрсәтүдән баш тарту , яки товар белән тәэмин итү киметелү очракларын ачыклыйбыз. Анализлап, хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулылыгын ачыклыйбыз.

Эш шунда ки, без импортны алыштыру мәсьәләсенә без әле генә, 24 февральдән соң, санкцияләр кертелгәннән соң гына игътибар итмәдек. Бу хәлгә 2014 елдан әзерләндек. Моннан тыш, республиканың берничә компаниясе – югары технологияле эре эшкәртү предприятиеләре – инде күптән санкцияләр тәэсирендә булды. Мәсәлән, безнең вертолетларда я Украина, я Франция двигательләре торуын шул вакытта ук аңладык. Бүген инде Башкортстан предприятиеләре вертолетлар өчен двигатель булдырды.

Русия Федерациясенең газ-транспорт системасын алсак, анда "Siemens" яки Украина компанияләре җитештергән газ кудыру агрегатларының билгеле бер өлеше бар. Без көчләрне берләштердек һәм хәрби авиация өчен двигательне «Газпром» компрессор станцияләрендә эшләү өчен үзгәрттек. Мин АЛ-31СТ приводы турында сөйлим. Ягъни без моңа әзерләндек. Бездә предприятиеләр, эре монополияләр өчен кирәк булган үзебезнең продукция өлеше ел саен артты. Булдыра алганны үзебез җитештерергә тырыштык. Моның белән озак еллар шөгыльләнәбез.

Авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә хезмәттәшлек буенча кызыклы мисал китерәм. Әйе, "John Deere", "CLAAS" һ. б. чит ил техникасы бар. Әмма бездә искиткеч «Кировец» тракторларын чыгара торган Санкт-Петербург трактор заводы бар. Бу техника авылда бик популяр. Шуңа күрә технологик, ремонт предприятиеләрен җыйдык, аларны «Кировец» мәйданына алып чыктык. Һәм хәзер бу машиналар өчен запас частьларның технологик линейкасын эшли башладык.

Иң мөһиме - нормаль станоклар юк икән, бернинди дә импортны алыштыру, технологик үсеш мөмкин түгел. Берничә ел эчендә республикада станоклар җитештерү кимүен туктатуга ирештек. «Станоклар төзү» фәнни-җитештерү берләшмәсен алсак, ике ел элек ул нибары ике станок кына саткан. Ә узган ел 69 станок сатты. Бу вакыт эчендә күп кенә предприятиеләр яхшы станоклар – чит илнекеләрне дә, Русиянекеләрне дә - сатып алды. Ни дә булса эшләргә икән, моны яхшы станокларда эшләргә кирәк.

ХӘБӘРЧЕ: Радий Фәритович, сез бик мөһим теманы күтәрдегез – станоклар төзү. Һичшиксез, бу теләсә кайсы бәйсез җитештерүнең мөһим өлеше һәм хәзер төп рольне уйный торган фактор. Сез ничек уйлыйсыз, без станоклар төзүдә ни дәрәҗәдә бәйле. Чөнки сүз станокларның бездә җитештерелүе турында гына түгел, ә алар өчен комплектлау детальләренең үзебезнеке булуы турында да бара. Хәзер бу тәэмин ителәме?

Радий ХӘБИРОВ: Безнең предприятиеләргә техник хезмәт күрсәтүдән баш тартуларын әйткән идем инде. Әлбәттә, хәзер бу мәсьәләне 100 процентка хәл итә алмыйбыз. Әмма барыннан да элек нәкъ менә нәрсә кирәклеген анализларга тиешбез. Бу хакта бик аз сөйлиләр, әмма менә дигән мәгълүмат системалары бар. Алар арасында - Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы. Безнең Сәнәгать министрлыгы аның белән күптәннән эшли. Бу системага Русиядә гамәлдә булган предприятиеләр продукциясенең бөтен линиясе кертелгән. Башкортстан анда 329 предприятиене һәм алар җитештерген барлык продукция номенклатурасын кертте.

Минемчә, хәзер Федераль штаб һәм ил Хөкүмәте алдында торган мөһим бурычларның берсе, без дә моның белән шөгыльләнәбез, – бу тирә-юньгә күз салу һәм кемдә нәрсә булуын күрү. Төбәкара элемтәләр мөһим. Мин тулысынча ышанам, кайбер әйберләрне без ил эчендә таба алабыз.

Тапмыйбыз икән, әлбәттә, Азия базарларына карый башлыйбыз. Бу вакыт эчендә Беларусь белән шактый актив хезмәттәшлек иттек һәм яхшы икътисади мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Аларның машина төзелеше югары үсеш алган, яңа тракторлар төзү, аларга техник хезмәт күрсәтү проектлары бар. Шуңа да коммуналь һәм башка махсус техниканы белоруслардан алачакбыз.

Станоклар төзүгә килгәндә, ассызыклап әйтәм, әлегә без техник хезмәт күрсәтү белән билгеле бер проблемалар кичерәчәкбез. Мәсәлән, лазер станогы киң таралган. Әмма алар бит Көнбатыш Европаныкы гына түгел. Кытай, Корея станоклары бар. Шуңа күрә хәзер, минемчә, тиз арада тирә-як дәүләтләргә карарга һәм актив хәрәкәт итәргә вакыт.

P.S. Магазин "Спецодежда" продает костюмы сварщика оптом и в розницу, летний и зимний. Так же в продаже нарукавники, маски, краги. Адрес: г. Уфа, ул. Адмирала Макарова, д. 22, ул. Пугачева, 120/1.

Наш сайт: https://ros-tex.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас