

Белоруссия башлыгының матбугат секретаре Наталья Эйсмонт сүзләренә караганда, лидерларның сөйләшүләре Көнбатыш һәм АКШның каты басымы һәм Русия белән Белоруссиягә каршы гибрид сугыш белән бәйле ике яклы мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә багышланган.
Очрашу барышында, шулай ук, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм йөк ташу өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре дә күтәрелде. Финанс өлкәсендә Путин һәм Лукашенко үзара файдалы килешүләргә ирештеләр, дип ассызыклады матбугат секретаре.
Элегрәк Путин белән Лукашенконың Мәскәүдә сөйләшүләре билгеле булды. Очрашу 14:00 сәгатьтә башланган һәм биш сәгатьтән артык дәвам иткән. Аерым алганда, президентлар Украина буенча сөйләшүләр алып барган. Алар, Киев теләге булган очракта, конфликтны теләсә кайсы мизгелдә хәл итәргә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости