Сәяси һәм сәүдә-икътисади өлкәләрдә Русия-Бәхрәйн хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Коронавирус инфекциясе таралу белән көрәштә, шул исәптән Корольлектә Русия вакциналарын уңышлы куллануны исәпкә алып, үзара хезмәттәшлеккә игътибар бирелде. Русия белән Бәхрәйн арасындагы дустанә элемтәләрне алга таба да эзлекле үстерүгә ике яклы теләктәшлек белдерелде.
Владимир Путин Донбасстагы халыкны яклау буенча махсус хәрби операция сәбәпләре һәм максатлары, гражданнарны яклау буенча күрелә торган чаралар, шулай ук Русия тарафыннан Украина вәкилләре белән сөйләшүләрдә алып барыла торган эш турында сөйләде.
Фото: kremlin.ru