Донецк, Луганск һәм Петровскоега соңгы атнада Башкортстаннан гуманитар ярдәм белән икенче колонна килде. Мәгълүм булуынча, гуманитар ярдәм Уфадан истәлекле көнне – Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче еллыгын билгеләгәндә озатылды. Автоколоннаны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасс халкының ихтыяҗлары турында Донецк Халык Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гуманитар ярдәм белән эшләү һәм объектларны тергезү буенча контроль департаменты директоры Валентин Гордиенко белән сөйләште, гуманитар конвойны озата баручылар белән аралашты.
– Без бөтен Башкортстан белән ярдәм җыйганда Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләреннән, беренче чиратта, Донбасс халкы нәрсәгә мохтаҗ, дип сораштык. Бу юлы конвой 100 тоннага якын йөк алып килде. Бу – беренче кирәк-ярак товарлар, төзелеш материаллары, шәхси гигиена чаралары, канцтоварлар һәм башка бик күп нәрсәләр, алар зыян күргән төбәкләрдә яшәүчеләр өчен бик мөһим. Өченчесе дә, дүртенчесе дә булачак. Бездә төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр бар. Алар биредә торакларны тергезү өчен кирәк. Киләсе автопоездлар нәкъ менә шундый йөк белән булачак, – диде Радий Хәбиров. – Бүген Донецкига Башкортстан Хөкүмәте делегациясе килде. Без акрынлап тулыкыйммәтле сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне башлау өчен Донецк Халык Республикасы белән килешүгә кул куячакбыз. Мин монда беренче тапкыр гына килмим – минем монда яхшы танышларым бар. Ниһаять, тыныч вакытлар җитә дип өметләник. Барысын да бергә эшләячәкбез.
Арытаба Радий Хәбиров ДНР Сәламәтлек саклау министрлыгының Донецк клиник территориаль медицина берләшмәсендә булды. Анда башка белгечләр арасында Башкортстаннан үз теләге белән килгән табиблар да эшли.
Донецк һәм Луганск халык республикаларында Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсеннән, Республика табиблык-физкультура диспансерыннан, 5 һәм 13нче Уфа шәһәр дәваханәләреннән, Октябрьский шәһәренең 1нче, Сибайның үзәк шәһәр дәваханәсеннән, Бакалы һәм Туймазы үзәк дәваханәләреннән 10 табиб һәм өч шәфкать туташы эшли. Алар барысы да үз теләкләре белән хезмәттәшләренә авыру һәм яралы сугышчыларны дәвалауда ярдәм итү өчен килгән.
Радий Хәбиров Башкортстан табибларына аларның гражданлык позициясе һәм Донбасс коллегаларына бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
– Безнең табиблар һәм шәфкать туташларыбыз чираттагы тапкыр үзләренең иң катлаулы шартларда бурычларын үтәүче һәм үрнәк булып торучы батыр кешеләр булуын раслады, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин һәрвакыт Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилинга “без сезнең янга яңа тормыш төзергә ярдәм итәргә киләчәкбез” дип әйтә идем. Һәм бүген без Донецкка зур делегация белән килдек. Безнең икътисад, авыл хуҗалыгы, фәнни-техник һәм мәгариф өлкәсендә уртак планнарыбыз зур. Без бергә тыныч тормыш төзергә телибез.
Башкортстан Башлыгы Донецк дәүләт медицина университеты ректоры Григорий Игнатенкога һәм Донбасс медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Радий Хәбиров, тыныч тормышта Башкортстан һәм Донецк табиблары актив рәвештә тәҗрибә алмаша, катлаулы операцияләр дә үткәрә алачак, дигән ышаныч белдерде.
– Сигез ел дәвамында без Русиядәге дусларыбыз һәм туганнарыбызның ярдәмен тоябыз. Без генерал Шәйморатов һәм Башкортстан кавалеристларының батырлыгын һәрвакыт истә тотабыз. Һәм без үз коллегаларына ярдәм итәргә килгән Русия, шул исәптән Башкортстан табибларына рәхмәт белдерәбез, – диде Григорий Игнатенко.
Донецкта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин эшлекле очрашу үткәрделәр. Аның нәтиҗәләре буенча Русия төбәге белән ДНР арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүгә кул куелды.
Документка ярашлы, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне, фәнни-техник хезмәттәшлекне ныгыту, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм мәдәният өлкәләрендә элемтәләрне үстерү үзара бәйләнешнең өстенлекле юнәлешләре булып тора.
– Башкортстан безнең өчен күптәннән якын. Һәм безнең төрле юнәлешләр буенча бәйләнеш нокталары күп. Без ярдәмне элек тә тойдык. Әмма хәзер ул аеруча актуаль. Башкортстан халкы да, әлбәттә, беренче сафларда безгә иңне-иңгә куеп ярдәм итә. Болар барысы да буш урында барлыкка килмәде. Без барыбыз да Советлар Союзыннан. Без тарихыбызның бәясен беләбез. Бездә генерал Шәйморатовны беләләр һәм аның турында истәлекне саклыйлар. Ул – безнең уртак Герой. Чөнки 1943 елда ул, Донбассны азат иткәндә, монда батырларча һәлак була. Шулай булгач, барысы да ачык – безнең уртак үткәнебез һәм, ышанам, киләчәгебез дә бар, – диде Денис Пушилин.
– Башкортстан белән Донбас-сны – Донецк һәм Луганск халык республикаларын якын, җылы һәм чын-чынлап туганлык мөнәсәбәтләре бәйли. Донецк Халык Республикасы җитәкчелегенә без зур хөрмәт белән карыйбыз. Башкортстан халкы Донбасс өчен борчыла. Без үзебез белән йөрәк җылысын, чын күңелдән хөрмәт һәм соклану сүзләрен алып килдек. Бүген без икенче гуманитар ярдәм олавын алып килдек. Без махсус рәвештә сезгә нәрсә кирәк икәнен карарга теләдек, бу арытаба йөк составын актуальләштерү өчен кирәк. Күп кенә йортларны тергезергә кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа күрә төзелеш материаллары белән ярдәм итәчәкбез. Безнең делегация Донецк Халык Республикасы белән Башкортстан арасында икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү тәкъдиме белән килде. Бүген без бу диалогтан сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләребезне, фәнни-техник хезмәттәшлекне башларга тәкъдим итәбез. Без мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер. Безгә Донецк Халык Республикасының агросәнәгать комплексы бик кызыклы, – диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, республикалар җитәкчеләре катнашлыгында узган очрашуда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Донецк Халык Республикасы Хакимияте башлыгы Алексей Кулемзин тугандаш шәһәрләр булган Уфа һәм Донецк арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Донбасска эш сәфәре ахырында Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин күптән түгел генә Донецкта булган фаҗига урынын карадылар. Мәгълүм булуынча, 14 мартта Украинаның кораллы формированиеләре шәһәрнең торак үзәгенә “Точка-У” тактик ракета комплексыннан ут ачты. Теракт нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды, 37 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алды, алар арасында бала да бар иде.
Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте делегациясе әгъзалары һәлак булганнарны искә алды.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин Ленин комсомолы исемендәге паркта “Геройлар аллеясе” мемориаль комплексына һәм “Сине азат итүчеләргә, Донбасс” монументындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Шуннан соң республика җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы хәрби-тарихи музеенда булды.
– Донбасс – безнең өчен тугандаш төбәк. Без Донецк Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә әзер: сәүдә йорты ачарга, агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне үстерергә, студентлар белән алмашуны оештырырга һәм башкалар, – диде Радий Хәбиров.
– Башкортстан ярдәме безнең өчен бик мөһим, – дип билгеләде Денис Пушилин. – Ул әле генә барлыкка килмәде, ә ДНР оешуының беренче көннәреннән үк башланды. Һәм без тыныч киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки җиңү безнең якта булачак!