+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 март 2022, 05:15

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырдыВладимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды

Русия дустанә булмаган илләргә газ озату өчен исәп-хисапларны үзебезнең валютага - сумга күчерәчәк, дип белдерде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы, Русия товарларын Евросоюзга һәм АКШка доллар һәм еврода җибәрүнең Мәскәү өчен мәгънәсе юк, дип ассызыклады.

“Шуңа күрә минем тарафтан иң кыска вакытта түләүне күчерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру карары кабул ителде. Моны безнең табигый газдан башлыйбыз, дустанә булмаган илләргә аны Русия сумы белән түләүгә күчү турында карар кабул ителде. Ягъни мондый исәп-хисапларда башка төр валюталарны кулланудан баш тартабыз”, - дип билгеләде Владимир Путин.

Шул ук вакытта Русия лидеры, поставкалар контрактларда килешенгән күләмнәр һәм бәяләр нигезендә дәвам итәчәк, диде.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас