

Ак йортта журналистларның дәүләт башлыклары сөйләшүләренең перспективасы турындагы сорауларына җавап биреп, Байден бу хәлнең Русия Президентының ни хакында фикер алышырга теләвеннән тора, дип билгеләде.
“Очрашу өчен нинди булса да сәбәп бармы? " – ди Америка лидеры. Очрашуның хәрби хәрәкәтләрне тәмамлау һәм Украинаны тергезү өчен нигез булырга тиешлеген дә өстәде.
Брифинг барышында Байден Русия Президенты турында үз сүзләрен дә аңлатты. Ул ассызыклаганча, аның Путинны «хәрби җинаятьче», дип белдерүе Вашингтонның сәяси позициясе түгел. Мин бары үз ачуымны белдердем, дип билгели Байден. Шул ук вакытта ул аның сүзләре илләр арасындагы элемтәләрне катлауландырмас, дигән ышаныч белдерде.
Фото: Evelyn Hockstein / Reuters