

- Бер яктан, Русиягә каршы санкцияләр европалыларның икътисади иминлегенә җитди зыян китерә. Икенче яктан, кайбер хакимиятләрнең Украинага хәрби ярдәм чыгымнарын арттырырга карар итүе югары дәрәҗәдәге ихтималлык белән төбәктәге хәлне катлауландыра һәм дөньяны элекке эзенә кайтармау ноктасына китерергә сәләтле, - дип саный Артур Сөләйманов. - Әгәр дә башта бу кризисның нәтиҗәләрен европалылар ахырга кадәр аңламаган булса, бүген аларны шактый күпчелек тоя. Продуктларга бәяләр арту, инфляция, кайбер азык-төлек товарлары кытлыгы, Русия газын сатып алуга бәйле аңлаешсыз хәл һәм, димәк, икътисадта, җитештерүдә һәм көнкүрештә энергия ресурсларын куллануның кимүе. Бу Вашингтоннан күрсәтмәләр алучы Европа сәясәтчеләренең тырышлыгы аркасында мөмкин булган чынбарлык.
Шуңа күрә күп кенә европалыларның Русияне хуплавына һәм үз түрәләренең сүзләренә ышанмавына гаҗәпләнергә кирәкми. Алга таба хәл катлаулана гына барачак. Гамәлдә Европа истеблишментының җәмгыятьне берләштерү турындагы заманча риторикасы бернинди конструктив аргумент та бирми һәм кире нәтиҗәгә китерә: хакимият рейтингы бик тиз төшә бара, дәүләтләр халкы хәерчеләнә, качаклар Европага күпләп тарала.
- Бу Европа консолидациясенең уңышсызлыгы, Көнбатыш түрәләренең эгоизмы, - дип ассызыклый политолог Артур Сөләйманов. - Әгәр алга таба санкция сәясәте дәвам итсә, Европада кризис котылгысыз булачак. Европалыларның тормыш сыйфаты кимү җәмгыятьтә протест кәефләре артуга китерәчәк. Европа моделе икътисади планда җәлеп итүчән булудан туктаячак, халыкара бизнес тулысынча Көнчыгышка таба юнәлеш алачак. АКШ Европага тигез хокуклы икътисади партнер буларак караудан туктаячак, ә Европа гадәти мәгънәдә инде булмаячак.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Украинада махсус хәрби операцияне хуплаган күп кенә европалылар Русия аргументлары белән килешә. Аларга махсус операция башлану сәбәпләре аңлашыла. Европаның төрле шәһәрләрендә Русияне хуплау йөзеннән узучы күпсанлы акцияләр моны дәлилли. Мәсәлән, Ifop компаниясе сораштыруы мәгълүматлары буенча, сораштырылган французларның яртысыннан күбрәге Украинадагы махсус операция уңаеннан Русия дәлилләренең берсенә генә булса да ышана.
Фото: bashinform.ru