

Русия вәкиллегенең Минскидагы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илче Борис Грызлов бу юлламаны Белоруссия башкаласында Опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында узган тантаналы чара вакытында укыды.
«Соңгы вакытта Мәскәү һәм Минск моңарчы күрелмәгән тышкы басымга дучар. Кайбер дәүләтләр тарафыннан кире мөнәсәбәтләргә иң яхшы җавап Русия-Белоруссия элемтәләрен ныгыту, барлык юнәлешләрдә дә үзара файдалы интеграция процессларын һәм ике яклы хезмәттәшлекне үстерү булырга тиеш", - дип күрсәтелә документта.
Шул ук вакытта, Владимир Путин юлламада ассызыклаганча, халыкара аренада көчләрне координацияләү, оборона потенциалын ныгыту, шулай ук импортны алыштыру буенча килешенгән сәясәт булдыру аерым әһәмияткә ия.
"Әлбәттә, Русия һәм Беларуссия гражданнарының имин тормышын тәэмин итү төп бурыч булып кала», — дип ассызыклады Президент.
Ул уртак илләрнең теләсә нинди кыенлыкларны һәм киртәләрне җиңә алачагына ышаныч белдерде.