

"Якын көннәрдә мин янә телефон аша Украина Президенты Владимир Зеленский һәм Русия Президенты Владимир Путин белән сөйләшәм", - диде француз лидеры.
Элегрәк Макрон Русия Башлыгы белән диалогны саклап калу сәясәтен дөрес дип санавын белдерде. Аның сүзләренә караганда, Франция исеменнән Русия лидеры белән даими рәвештә сөйләшү дөрес. Ул ассызыклаганча, бу Европада яңа хәвефсезлек архитектурасын төзү өчен кирәк.
Фото: Johanna Geron / Reuters